Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Банкоматка ашыкмагыз

    Соңгы вакытларда кредит карталары белән СМС-алдашулар ешайды. Узган айда шәһәребездә яшәүче берәү шундыйлар кармагына эләккән. Ул "Сезнең банк картагыз ябылды! Мәгълүмат +79063666265 телефоны буенча" дигән хәбәр ала. Шуны укуга, күрсәтелгән номер буенча шалтырата. Үзен "саклык банкы" операторы дип таныштыр­ган хатын банкның иминлек хезмәте аның эш хакы ала торган банк картасыннан...

    Алдакчыларның киң таралгын схемасы 3 акттан торган спектакльне хәтерләтә. Башта кәрәзле телефонга картаның ябылуы турында хәбәр килә. Чынбарлыкка туры килсен өчен банкның иминлек хезмәте телефоны күрсәтелә, шуның буенча шалтыратырга да киңәш итәләр.
    Хәләл акчалары өчен куркуга төшкән кеше, уйлап та тормастан, күрсәтелгән номерны җыя.

    Иминлек хезмәте беркайчан да клиентлар белән аралашмый, аны кемнеңдер акчасы да, пин-коды да кызыксындырмый.

    - Сезнең картагызда күпме акча булырга тиеш?

    - 10 мең сум.

    - Әйе, күрәм. Сезнең счетыгыз ябык иде. Хәзер сезгә якындагы банкоматка барырга кирәк, шуннан соң сезгә шалтыратырлар.

    Берни аңламаган клиент банкоматка ашыга. Аңа картаны ачу өчен шундый счетка билгеле бер сумманы күчерергә кирәклеген әйтәләр (кагыйдә буларак аз сумма түгел). Әгәр клиентның үзе белән шулкадәр акчасы булмаса, аңардан карта номерын, гамәлдә булу вакытын һәм картаның икенче ягындагы магнитлы полоса астындагы яшерен кодын әйтүен сорыйлар. Алдакчыга Интернетта Сезнең карта операциясен башкарырга шул җитә.
    Алдашуларның башка төрләре дә бар. Җинаятьчеләр клиентның банк үткәргән акциядә җиңүче булуы турында хәбәр җибәрәләр, ә призны алу өчен картадан зур булмаган взнос (салым һәм шуның ише нәрсәләр) күчерергә кирәклеген әйтәләр. Кайвакыт СМС алучыга һәм банкоматка килгән кешегә картаны ачу өчен кирәкле саннарны хәбәр итәләр. Нәтиҗәдә акчалар чит кешенең кәрәзле телефонына яки электрон янчыгына күчә. Сезнең счетка ялгышлык белән акча җибәрелгән, аны кире кайтарырга кирәк дигән хәбәрләр дә булыр­га мөмкин. Әгәр Сезгә банктан хәбәр килгән икән, анда һичшиксез аның исеме күрсәтелгән булыр­га тиеш.

    Алдакчылардын СМС килгән очракта ниш­ләргә? Картаны алырга, икенче ягын әйләндерергә, аста күрсәтелгән номер буенча шалтыратырга яки банкка мөрәҗәгать итәргә. Исегездә тотыгыз, үз акчагызны Сез генә сак­лый аласыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: