Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Барлык катнашучылар мактауга лаек!

Балачак - ул шатлык, күңелле уеннар чоры һәм балаларның көләч йөзләрен күрүне берни белән дә чагыштырып булмый.

Балалар безне үзләренең шаян гамәлләре белән шатландыралар, шул мәлне аларның хис-кичереш­ләрен рәсемгә төшереп өлгерәсе килә.
"Тәтеш таңнары" сайтында узган "Балачак бәйрәме" фотобәйгесендә кат­­нашучылар шундый рә­семнәре белән сөендерделәр. Тәтешлеләр бәй­гене актив рәвештә хуп­ладылар: 20 фотоэш җи­бәрелде һәм куелды. Алар электрон почта, шулай ук 2200дән күбрәк файдаланучы исәпләнгән "ВКонтакте" төркеме ("Авангард" в ТЕТЮШАХ: максимум информации") аша кабул ителделәр. Бәйге катнашучылары өчен­ тавыш бирү шәрехләү төрендә узды. Барлык фоторәсемнәр кызыклы булды, аларның һәркайсы аңлатма белән бирелгән иде.
Менә кайбер шәрехләүләр:
Гөлнара: "Әлеге сабыйлар Джоли һәм Питтны да уздырсыннар иде".
Светлана Ялакова: "Ә Джоли белән Питт әйдә көтсеннәр!!!"
Михаил: "Кирюша, аякларыңны югарырак күтәр!"
Роман: "Барлык балалар да искиткеч, әмма Ирина Малкина барсыннан да матуррак һәм бәхетлерәк".
Миша Журин бәйгенең җиңүчесе булды. Комга күмелеп төшкән фото­рәсем иң күп шәрехләмә җыйды (69 тавыш). Аңа бүләк тапшырылды - редакциянең бәйге оештыручысыннан - йөзү түгәрәге. Мишаның әнисе Оксана улының "Каенкай" балалар бакчасындагы татар төркеменә йөрүен, саф һавада уйнарга яратуын: кышын чаңгыда шууы, ә җәен суда коенуы, велосипедта җилдерүе турында сөйләде. "Аңа әле биш кенә яшь, әмма ул үзен бөтен яктан сынап карарга тели, - ди Оксана. - Миша көче күп булсынга яхшы ашарга ярата. Әле тагын җырны үз итә һәм музыка мәктәбенә укырга керергә уйлый. Бассейнга да барырга җыена, хәзер инде йөзү түгәрәге булгач, аңа тирәнлек тә куркыныч ­түгел".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев