Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бары тик кагыйдәләр буенча!

Шәһәрдәге балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең барысы да “Форпост” яшьләр хокук саклау хәрәкәте оештырган “Юл әлифбасы” акциясендә катнашты.

(Тәтеш, 11 июнь, “Тәтеш таңнары”). “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен хәтта кечкенә бала да белергә тиеш. Уен төрендә без аларны җәяүле һәм шулай ук пассажир буларак иминлеккә өйрәтә алабыз. Сабыйлар үзләре дә кагыйдәләргә олыларга карый җаваплырак булган чаклар бар, һәм аларга кызыл төскә чыгарга ярамый, иминлек каешын һәрчак эләктерергә кирәк дип исләренә төшерәләр”, – дип билгеләп үтә Тәтеш районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов.

“Әгәр без кагыйдәне белмәсәк – фаҗига килеп чыгачак!” – дип фикер йөртә 5 яшьлек Артем. Аның дуслары да шулай дип саныйлар. Бакчалардагы барлык сабыйлар үз командасын оештырды, исем уйлап таптылар һәм велосипедларда, самокатларда станцияләр буенча хәрәкәт иттеләр, анда аларны сораулар һәм биремнәр белән форпост­чылар көтте. Бормалы юллар аша җиңел генә үтеп, балалар күңел ачу пунктына килеп җиттеләр, биредә аларны сабын куык­лары очырып торучы аниматор көтеп тора иде. Һәрбер бала чараны оештыручылар: Казан шәһәренең “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ территориаль идарәсендәге профилактика бүлегенең Буа бүлеге, Тәтеш районы ЮХИДИ бүлеге, районыбызның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән бүләкләр җыелмасы алды. Балалар бакчалары призлы урыннар өчен велосипедлар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев