Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Барысы берәү өчен, һәм берәү барысы өчен

Олы Тархан урта мәктәбендә “Аҗаган” хәрби-спорт уены узды.

(Тәтеш, 12 март, “Тәтеш таңнары", Олы Тархан урта мәктәбенең “Озын тәнәфес” матбугат үзәге).

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 5 – 10нчы сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч ярышлар үткәрелде. Катнашкан командалар уенны түземсезләнеп көтте. Ул гадәттәгечә башланып китте: гомуми сафка тезелү, анда командирлар рапорт тапшыр­дылар, ә хөкемдарлар һәр команданың әзерлеген тикшерделәр. Маршрут битләрен алганнан соң, барысы да ярышка кузгалды. Командаларга уенның төрле этапларында үзләренең белемнәрен һәм осталык­ларын эшкә җигәргә туры килде. Беренче медицина ярдәме күрсәтү, хәрби типография, ГО сигналы буенча хәрәкәт итү, хәрби тематикага викторина булды, болар катнашучыларга үтәргә кирәк булган биремнәрнең тулы исемлеге түгел әле. Командалар һәрбер этапта баллар ­җыйдылар.
Катнашучыларның һәркайсы бүгенге көндә чынлап та “Барысы берәү өчен, һәм берәү барысы өчен” икән­леген аңладылар. Педагоглар укучыларга мөм­кин кадәр булыштылар һәм, әлбәттә инде, алар өчен борчылдылар. Командаларның барысы да этапларны бик яхшыга ­үттеләр. 

Хөкемдарларга бу көнне җиңелләрдән булмады: командалар шулхәтле яхшы уйнады ки, иң яхшыларны билгеләү бик авыр булды. Катнашкан һәр команда грамоталар алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев