Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Барысы да канәгать калды

Тәтеш шәһәрендәге “Әкият” балалар бакчасында ташландык материаллардан “Дарморка” дип исемләнгән кул эшләнмәләре бәйгесе булып узды.

(Тәтеш, 6 декабрь, "Тәтеш таңнары, Сания Сәмигуллина, Энҗе Газизова фотолары).  Анда балалар бакчасы сабыйлары һәм аларның ата-аналары катнашты. Әлеге чараның максаты – балаларны ташландык материаллардан иҗади эшләр ясауга җәлеп итү, экология культурасын тәрбияләү һәм үзләренең кул эшләнмәләрен кемгә ошый, шуңа бүләк итү. Кул эшләнмәләре ясау өчен капкачлар, дисклар, пластик шешәләр, картон, җепләр кулланылган. Осталарның фантазиясенә чикләр юк!

Балалар бакчасы педагоглары әйтүенчә, сабыйлар һәм ата-аналар төрле фантазияләрен, сәләтләрен күрсәтеп, һәр эшкә күңел җылысыннан өлеш кертте. Кул эшләнмәләренең барысы да балалар бакчасында оештырылган күргәзмәгә куелды. Чараны шаян һәм җор телле кәмитчеләр алып барды.
“Әкият балалар бакчасы мөдире Тамара Яшукова җиңүчеләргә, шулай ук бәйгедә катнашучы һәркемгә грамоталар тапшырды.

“Лоторея оттырышы кызык һәм мавыктыргыч үтте. Уңыш елмаючылар кечкенә бүләкләр дә алды. Чара азагында сабыйлар күргәзмәдәге үзләренә ошаган кул эшләнмәсен истәлек буларак өйләренә алды. Барысы да канәгать калды”, – дип уртаклашты ата-аналар. 
  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев