Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Башчылылар бүген Виктор Суровны юбилее белән котлыйлар

    "Район гәҗитенә берәр ке­ше турында язарга кирәк булса, ул Виктор Егорович Суров булырга тиеш, - дип киңәш итте "Р. Г. Сафиуллова" КФХ җитәкчесе урынбасары Илсур Мөхәммәтҗанов. - Сөрә дә, чәчә дә, бер сүз белән әйткәндә, тәҗрибәле тракторчы. Әле менә 25 августта ул 60 яшен тутыра, без аның тырышлыгы нәтиҗәсендә югары...

    Баксаң, Виктор Егорович туган җирендә 44 ел эшли икән.
    - Мәктәптән соң ук 1973 елда, миңа 16 яшь иде, колхозда чылбырлы КДП-35 тракторы бирделәр, - дип сөйләп китте ул. - Мин аңарда ярты ел сенаж ташыдым. Нинди генә тракторларда эшләмәдем - төрлесе булды: ДТ, "Алтай", К-700...
    - Барлык тракторларда эш­ләргә кайдан өйрәндегез?
    - Ул чакта колхозда тракторчылар күп иде бит, бер-беребездән өйрәндек, шулай тәҗрибә тупладык.
    Хәзер Виктор Егорович заманча "Нью-Хол­ланд"ны иярли. Үзе әйткәнчә, бишенче сезон "сөрәбез, чә­чәбез, тырмалыйбыз".
    Хәтта кыска тәнәфестә дә ял итми - әле эшләргә ярар дип, иске техниканы ремонтларга булыша. Бары тик туган җирен, авыл тормышын яраткан кеше генә шулкадәр гомерен авыр, җаваплы хезмәткә багышлый ала. Хәер, бервакыт Куйбышев өлкә­сендәге Кояшлы поселогы­на китәргә җыендым, дип искә төшерә Виктор Егорович. Тик менә колхозда хезмәт кенәгәсен бирмәделәр, шулай итеп калдым. Ә чынга ашмаган хыялыма бүләк сыйфатында яңа Т-150гә утырттылар.
    Ул үз тормышыннан тулысынча ка­нәгать. Хатыны Нина Сергеевна белән, анысы колхозда зоотехник булып эш­лә­гән, 38 ел гомер ит­кәннәр. Аларның ике уллары һәм бер кызлары бар. Сергей өй­лән­гән, Ундорода яши. Ә Александр берничә ел вахта ысулы белән эшләгән дә, моның күңеленә ятмавын аңлаган. Хәзер - комбайнчы ярдәмчесе. 5 августта өйләнгән. Кызлары институтка укырга кергән, укытучы булырга тели. Димәк, бу ел Виктор Егорович өчен әһәмиятле вакыйгаларга бай.
    Ә бүген ул һәрвакыттагыча сәгать 6да 2018 ел уңышы өчен туңга сөрергә чыккан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: