Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Башкалабыз Казанда күңелләрне җәлеп итәрлек сайт ачылачак

    Аны озакка сузмый эшләтеп җибәрергә телиләр.

    (Тәтеш, 14 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Сайтның баш мөхәррире Арслан Минвәлиев Facebook челтәрендә Казандагы журналистлар төркеменең “Миллиард.татар” дигән сайт ачулары турында хәбәр иткән.

    “Без бүген “Миллиард татар” дип исемләнгән сайтыбызның тест версиясен ачтык. Проект идеясен Россиядә „татар тормышы энциклопедиясе“ дип атыйбыз. Биредә татарларның үзләренә биргән сораулары һәм XXI гасырда алар каршында торган төп бурычлары тупланган. Ай ярым чамасы вакыт эчендә сайт тулыланыр һәм киң катлам укучыларының тарих белән кызыксынуларын канәгатьләндерә алыр дип өметләнәбез”, – дигән Казан журналисты, “Реальное время” интернет-басмасының элеккеге баш мөхәрриренә.

    Арслан Минвәлиев бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә дә сөйләгән. Аның әйтүенчә, яңа мәйданчыкның төп принцибы – Россиядә милләтара диалог булдырырга теләгән бар кеше өчен дә ачык булу.

    “Идеалда – ул Россиядә рус булмаган халыклар өчен интеллектуаль лабораториянең әлегә буш булган киштәсен тулыландыра. Гади генә әйткәндә, бу милли тормышка юнәлтелгән гайд-парк, яңача Звезда Поволжья” кебек”, – дигән ул һәм яңа басманың официоздан да, төрле милләттәге маргиналлардан да бер үк ераклыкта булуын ассызыклаган.

    фото: скриншот

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: