Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Башлангычларда булышырга әзерләр

"Сүндек" түгел, ә "Сөендек" булырга тиеш. Район башлыгы граждан­нар җыен­ында Сөендек авыл җирлеге эшен бәя­ләп, образлы итеп әнә шу­лай диде.

Ул мәктәптә узды. Бирегә мәдәният хезмәткәрләре октябрьдә күчкәннәр, беренче кат­тагы зур бүлмәне фельдшерлык-акушерлык пункты би­ләгән. Монда ук китап­ханә һәм авыл җирлеге администрациясе урнашкан. Җылы һәм уңайлы, тик шулай да күңелсез: башлангыч мәктәп буларак аны саклап калганнар калуын, әмма анда - бары бер укучы. Бөтен социаль учреждениеләрне бер түбә астына тупласалар да, бу бинаны күп функцияле үзәк дип әйтеп булмый - яхшы ремонт кирәк. Җыенга күпчелек өлкән яшьтәгеләр килгәннәр, һәм бу гаҗәп тә түгел. Чөнки халыкның яртысын диярлек пенсионерлар тәшкил итә - 201 кеше.

Җирлеккә ике авыл керә: Сөендектә 222 кеше яши (128 хуҗалык) һәм Башчыда - 186 (76). 1910 елгы документлар буенча Сөендектә 1458 кеше яшәгән, 3 мәчет һәм 3 тегермән булган.
Былтыр июльдә җирлектә үзара салым буенча референдум үткәргәннәр һәм анда бердәм тавыш биргәннәр. "Җирле максаттагы мәсьәләләрне хәл итүгә җыелган 63 мең 800 сум ТР Министрлар Кабинетының резерв фондыннан 208 мең 800 сум акча җәлеп итәчәк. Барлыгы 272 мең 600 сум ремонтка һәм авыл эчендәге юлларны үзгәртеп коруга тотылачак", - дип таныштырды җирлек башлыгы Хафиз Измайлов. Авыл халкы 15 мартта булачак референдумда да катнашырга карар кылды. Акчаларны юллар ремонтлауга һәм Сөендекне су белән тәэмин итүгә планлаштыралар. Быел Башчыда каты өслекле юл төзү каралган, сөендеклеләр дә яхшы юллар турында хыялланалар, әле аларга мәктәп автобусы өчен борылу мәйданчыгы да кирәк. Башчылыларның клублары юк, хәзер ул мәктәптәге ике бүлмәгә урнашып, үз вазифасын башкара. Сәүдә нокталары җитәрлек, әмма райпо кибете бер дә уңайлы түгел, аңа да ремонт таләп ителә.

Җирлектә төрле милләт кешеләре - татарлар, мордвалар, руслар, чуашлар, тагын ике үзбәк тә бар, - шатлык-борчуларын уртаклашып, бер гаилә булып яшиләр. Сөендектә мәчет эшли. Җирлек башлыгы Алексий атакайның Башчыда дин тотучылар өчен бүлмә кирәклеге турындагы үтенечен җиткерде.

Җирлек авыллары борынгы, тарихлары бай. Сөендек турындагы беренче язма 1647 елда теркәлгән, Башчы - 1665 елда. Авыл мулласы Инсаф ага Гыйззәтов юбилейны бәйрәм итү турындагы мәсьәләне күтәрде. Аны район җитәкчелеге дә, авыл халкы да хуплады. Бу якташларын һәм кунакларны җыю өчен бер дигән мөмкинлек, өстәвенә, күрсәтер нәрсәләр дә бар: биредәге табигать матурлыгы таң калырлык, Зөя тирәсе үзе генә дә ни тора һәм башкалар.

Җирлек үзенең кешеләре һәм хуҗалыгы, ул Башчыда урнашкан, белән көчле. "Р. Г. Сафиуллова" КФХда ике авыл кешеләре дә хезмәт куялар. Ә эш булган урында, киләчәккә өмет тә бар.
Җирлектә күп эшләр башкарыла: Башчыда су белән тәэмин итү системасын ремонтлаганнар һәм үзгәртеп корганнар, яңа скважина бораулыйлар, ике авыл арасындагы юл чокырларын тигезләгәннәр, бер күпер төзәтелгән, зират та төзекләндерелгән. Барлык эшләрдә хәйрия ярдәме күрсәткәне өчен авыл халкы район башлыгы Рәмис Сафиулловка рәхмәтле.
Авыл халкы үз алдына зур планнар билгеләде һәм район, иң мөһиме, республика җитәкчелеге ярдәменә ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X