Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баймәт авылы ке­шеләре эшкуар Рафис Шәрәфетдиновка чын күңелдән рәхмәтле

Шулай итеп, авыл зираты тәртипкә китерелде.

(Тәтеш, 28 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Баймәт авылы ке­шеләре эшкуар Рафис Шәрәфетдиновка чын күңелдән рәхмәтле.

– Рафис безнең Баймәт авылында туып үсте, хәзерге вакытта гаиләсе белән Келәш авылында яши. Шулай да ул безне игелекле гамәлләре белән сөендереп тора, – ди Баймәттә яшәүче Наилә Заһидуллина. – Ул җәйләрен печәннәрне чаба, өйләребезгә кайтарып бирә. Көзен һәм язын бакчаларны сукалый. Бигрәк мәрхәмәтле инде. Рафис тагын бер игелекле гамәле белән шатландырды бит әле. Ул авыл зиратына койма тоту (рәсемдә) өчен үз акчасына рәшәткә сатып алды. Яллап эшләтер өчен авыл халкы да, читтә яшәүче якташларыбыз да, кем ничек булдыра ала, шулай хәленнән килгәнчә акчалата ярдәм кулы сузды. Шулай итеп, авыл зираты тәртипкә китерелде. 
Әңгәмәдәшебез әй­түенчә, Рафис Дамир улы 85 яшендәге әнисе Тәнзилә апага да олы терәк-таяныч. Алар аңа кадер-хөрмәт күрсәтеп, һәрчак булышып, йорттагы барлык эшләрен башкарып торалар икән. 
Редакциядән: районыбызда игелекле кешеләр яшәве һәм аларның туган җирләренең төзеклеге өчен янып-көеп яшәүләре безнең өчен дә икеләтә ­шатлыклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев