Байраш авылы мәдәният йорты директоры һәм Келәш авылы мәдәният йорты директоры республика мастер-классында катнашып кайттылар
Мәдәният хезмәткәрләре әйтүенчә, программада халык музыкасы, этник музыка, инструменталь башкару һәм хореография өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр чыгыш ясаган. Катнашучыларга сертификатлар тапшырылган.
(Тәтеш, 4 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
Байраш авылы мәдәният йорты директоры Ләйсән Ильясова һәм Келәш авылы мәдәният йорты директоры Гөлчәчәк Галимова Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узган “Мәдәният” милли проекты кысаларында үткәрелгән республика мастер-классында катнашып кайттылар.
Мәдәният хезмәткәрләре әйтүенчә, программада халык музыкасы, этник музыка, инструменталь башкару һәм хореография өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр чыгыш ясаган. Катнашучыларга сертификатлар тапшырылган.
фото: https://tetushi.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев