Байраш авылыннан Тәнзилә Йосыпова җирле китапханәдә 37 ел хезмәт куя
Бүген – Гомумроссия китапханәләр көне.
(Тәтеш, 26 май, “Тәтеш таңнары”). Байраш авылыннан Тәнзилә Йосыпова җирле китапханәдә 37 ел хезмәт куя.
Китапханә матур әдәбият, газета-журналларның күп булуы белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән дә яши. Китаплар патшалыгы үткәнне онытмаска, бүгенгенең кадерен белергә, киләчәкне күзалларга өйрәтә дияргә дә була.
– Бүгенге заманда кеше китап укымый дип зарланырга яратсак та, китап сөючеләр юк, дип әйтеп булмый. Безнең Байрашта яшьләр дә, өлкәннәр дә матур әдәбиятны үз итә. Укучыларга китапка мәхәббәт тәрбияләү, белемнәрен тирәнәйтү ниятеннән чыгып мәгълүмати дәресләр, әдәби сәгатьләр үткәрәбез, Шулай ук, балаларны авыл табигатенә экскурсияләргә чакырабыз, кызыклы конкурслар уздырып, аларның күңеленә ачкыч табабыз. Үзләренең килгәннәрен генә көтеп тормыйбыз, мәктәпкә үзебез дә барабыз. Китап сөючеләрне яңа китаплар һәм язучылар белән таныштырып барабыз, – ди тәҗрибәле китапханәче.
Авыл кешеләре әйтүенчә, китапханәдә һәрчак күңелле мохит, чисталык хөкем сөрә. Анда китап сөючеләр өчен барлык шартлар да бар. Бәйрәмнәр уңаеннан бизәлгән китап күргәзмәләре эшли. Берсеннән-берсе мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы очрашулар, кичәләр оештырыла. Китапханәче авылда һәм районда үткәрелүче мәдәни чараларда актив катнаша: концертлар да, бәйгеләр дә алып бара, матур тавышы белән дә сокландыра.
Тәнзилә Нәзир кызының хезмәте күпкырлы, кирәкле китапны табып бирүдән тыш, ул әле тагын китап укучылар белән матур итеп аралаша, аларда матур әдәбият китапларына кызыксыну да уята белә.
– Тәнзилә ягымлы, өлкән кешеләргә аеруча да ярдәмчел. Уңган хуҗабикә, бакчасында күз явын алырлык матур чәчәкләр үстерергә ярата. Ире Тәүфыйк белән ике ир бала тәрбияләп үстерделәр. Ул каенанасы Разия апаны кадер-хөрмәттә яшәтте, аны тәрбияләп соңгы юлга озатты. Кайткан барлык туганнарын якты йөз белән каршы ала. Сугыш ветераны, үзенең Нурулла бабасын да 12 ял тәрбияләде, – ди Байраштан Миләүшә Гайфуллина авылдашының киң күңеллелеген билгеләп үтеп. – Тәүфыйк белән алар авылыбыздагы изге чишмәне яңадан торгызуга зур тырышлык куйдылар. Алар бик эшчән гаилә. Кирәк чакта булышалар да, киңәш тә бирәләр. Бер эштән дә куркып тормыйлар, авыл тормышына керткән өлешләре бихисап. Аларга авыл кешеләренең хөрмәте зур.
фотоны Тәнзилә Йосыпова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев