Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Байраш төп мәктәбе укытучысы: Гәҗит яшәсен һәм яңарсын

Тормышымны район гәҗитеннән башка күз алдына да китерә алмыйм.

(Тәтеш, 21 июнь, "Тәтеш таннары").

Александра Горбунова, Байраш төп мәктәбе укытучысы:
– Тормышымны район гәҗитеннән башка күз алдына да китерә алмыйм. Район гәҗитенең һәр санын түземсезлек белән көтеп алам. Мин район тормышына, тирә-юньдәгеләр яшәешенә битараф түгел.
Районыбызның кызыклы кешеләре, өлкәннәр турында мәкаләләр бик ошый. Башкаларга үрнәк булырлык кешеләр турында язарга кирәк. Безнең район гәҗите нәкъ менә шуның белән шөгыльләнә дә. Телевизордан кызганыч язмышлы кешеләр турында карау туйдырды инде. Уңай кешеләр юк кебек тоела. Мине, педагог буларак, киләчәк буын кызыксындыра. Аларга уңай мисаллар кирәк. Юкка чыгучы  авыллар турында мәкаләләр истә калды. Без бу хакта белергә һәм истә тотарга тиеш. Безнең районда “Үткәннәрдә тарих” дигән искиткеч рубрика барлыкка килде. Ветераннарыбыз турында бик кызыклы язалар. Реклама күп, ләкин хәзерге заман шуны таләп итә. Гәҗит яшәсен һәм яңарсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев