Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Базар ихтыяҗларына җавап биреп

Озакламый Россия базарына Тәтеш ит эшкәртү "Восход" ҖЧҖ предприятиесе җитештергән колбасалар сатуга чыгачак.

- Инвестор таптым, бина сатып алдым, аңа су, җылылык, канализация, электр керттем, тышкы ягын тәртипкә китердем, тирәсен тотып алдым, эчке бизәү эшләрен тәмамладым, - диде безгә, булачак ит эшкәртү цехларын күрсәтеп, Владимир Сте­панов. Җиңел генә санап кителгән эшләр артында - эшкуарның һәм аның ярдәмчеләренең зур хез­мәте.

Электр үткәрүгә, ветеринария буенча­ Рос­­­­потребнадзор та­ләпләренә җавап бирерлек бер кочак рөхсәт документларын җыю үзе генә дә ни тора! Күпме кеше үз бизнесын ачарга тели, әмма алар шул проблемалардан куркып, хыялларын тормышка ашыра алмыйлар. Эш­куарлык тәҗрибәсе бул­ган Владимир Льяш җирендә пилмән һәм алты төр колбаса (көнгә 300 һәм 600 килограмм) эшләп чыгаруны планлаштыра.
Эшмәкәргә бу кыйммәтле проектны тормышка ашыруда дәүләтнең һәм район башлыгы Валерий Чершинцевның ярдәме зур булган.
- Эшкуарлар өчен "Лизинг-грант" республика программасына кердем. Бер миллион сумлык грант оттым, ике миллионга ташламалы кредит алдым, җиһазлар булдыруга шул җитте. Барлык кирәкле әйберләргә заказ бирелгән, кайтуын көтәм, - дип фикерләре белән уртаклаша Владимир Владимирович.

- Бинаны ремонтлауга һәм коммуникацияләргә дә шактый акча тотылган бит.

- Төзелеш материалларына, ремонтка ике миллион китте. Кулымда булганы да кереп бетте.

- Мондый проектны тормышка ашыру өчен чимал сатып алу һәм продукция сату базарының тотрыклы булуына ышану зарур.

- Буа, Кама Тамагы, Апас һәм тәтешлеләр белән билгеле бер килешүләр бар. Биредә эшләр өчен чимал һәм сату базары җитәрлек. Бу өлкәдә тәҗрибәм дә бар.

Инде булачак эшчеләр өчен шартлар да тудырылган - душ, көн­кү­­реш бүлмәләре җи­һазландырылган. Эш­куар планнары буенча башта 14-16 кешелек эш урыны булачак. Тормы, Бай­­раш авылларында яшәүчеләр биредә үзләренә эш табу мөмкинлеген ачык­ладылар инде, ди Владимир Владимирович. Льяшлар мөрәҗәгать итмәгәннәр, аларда эш­ләрлек кеше юк. Продукция җитештерү белән эшкуарның Чинчуринода яшәүче туганнары да шөгыльләнәчәк икән. Казаннан би­регә аны хатыны Александра тартып кайтарган. Степановларның дүрт баласы да үсеп, инде гаилә корган. Үзләре Тәтешкә күчкәннәр, ә авылдагы йортларына ялга гына баралар.

Мини-заводны эшләтеп җибәрергә дә күп калмаган. Владимир аны мартта ачарга планлаштыра. Ул документлар рәсмиләштерүдә булышкан һәм башка мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән район башлыгы Валерий Чершинцевка, шулай ук бинаны бизәү эшләрен башкарган Илдар Ибраһимовка рәхмәтле. Шулай итеп, бик тиздән тәтешлеләр өстәлендә үзебездә җи­тештерелгән пилмәннәр һәм колбасалар урын алыр һәм алар, Владимир Владимирович әйткәнчә, сыйфатлы да, арзан да булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев