Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәяләр кулай иде

Узган шимбәдә шәһәрдә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате эшчәннәре көненә багышланган ярминкә булып узды.

- Иртә торган кешегә, сайлап алырлык әйберләр күп, - диде олы яшьтәге ханым, сатып алган итен сумкасына тутыра-тутыра. Сәгать иртәнге җидене генә күрсәтсә дә, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда инде кызу сәүдә бара. Бу көнне сатуга ике тоннадан артык ит алып килгәннәр. Бәяләр гаҗәпләндермәде дә, тешләмәде дә: базар бәясеннән шактый арзан иде, ярминкәдә булганнар моның шулай икәнлеген үзләре дә күрделәр. Сигез сумнан тәкъдим ителгән бәрәңгене шәһәрлеләр "Нур" агрофирмасы машинасыннан капчыклап арбаларга, машина багажникларына төяделәр. Кече Шәмәктән "икенче икмәк" төяп килгән тонна ярымлы җиңел машина арбасы да бик тиз бушап калды. Күрәсең, сатучының кулы җиңел булган, хәер, бәрәңгеләре дә матур күренә иде. Сатуга барлыгы 9,8 тонна бәрәңге китергәннәр иде. Сөендек җирлеге һәм Тархан эшкуары алып килгән төрледән-төрле сөт ризыкларын сатып алу гына түгел, татып карарга да мөмкин булды. Ә менә йомырка аз иде, теләүчеләргә җитми калды. Ашлык һәм фуражны (барлыгы 63 тонна) алучылар да күп булды, печәнгә сорау зур иде, ул да җитми калды. Чынлап та, Тәтеш ягы баллы икән, ул мәйданның һәр почмагында диярлек сатылды, өч литрлы банкасы - 1200 сум. Әгәр банкадагы балның авырлыгы 4,5 килограмм булуын исәп­ләсәк, кибеттә шоколадлы конфетлар шактый кыйммәт, ә бу организм өчен файдалы табигый продукт. Агызып сата торган сөтне дә теләп алдылар (2,5 тонна китерелгән), тарханлылар аны бик тә арзанга - литрын 16 сумнан саттылар. Ярминкәгә ач килергә ярамый икән, төрле тозлаган яшелчәләр, кайнатмалар авыз суларын китерерлек, райпо эшчәннәре дә уңайлы өстәлләр артында кайнар чәй белән төрле тәм-томнар тәкъдим иттеләр. Бессоноволыларның бәйләгән әйберләре күз явын алырлык, әллә кайдан җәлеп итеп тора. Шимбә көнне мунчага җыенучылар тизрәк "Тәтеш урманы" себеркеләрен сатып алырга ашыктылар. Төрледән-төрле генә түгел, ә ашамлыкларны матур итеп, санитария нормаларын үтәп, өстәлләргә урнаштыра белүчеләр аеруча гөрләтеп сәүдә иттеләр.

Ярминкәдән сатучылар да, сатып алучылар да канәгать калдылар. "Сүз дә юк, мондый ярминкәләр шәһәрлеләр өчен бик тә кулай, андый бәйрәмнәрне ешрак оештырсыннар иде, - диде канәгать калган ханым, ире бер капчык суганны машинасына куйган арада, - шөкер, кышка җитәрлек алдык".

Бу көнне сатуга район авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, авыл җирлекләре, фермерлык хуҗалыклары, сәүдә берләшмәләре һәм шәхси эшкуарлар 45 машина белән 35 төрдән артык товар алып килгәннәр иде.

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Әлеге чараны үткәрүдә актив катнашканнары өчен район башлыгы Валерий Чершинцев авыл товар җитештерүчеләре Марат Ибәтовка, Сергей Казаковка, Тәтеш райпосына, авыл җирлекләре башлык­лары Виктор Исаевка (Килдеш), Анатолий Болдыревка (Сөендек) һәм Руслан Сәйфетдиновка (Бидәңге) Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев