Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Бөек Болгар. Үткәнгә сәяхәт

    Олы һәм Түбән ­Тархан авылы мәдәният хезмәткәрләре авылдашлары өчен Болгар шәһәрендәге дәүләт тарихи-­архитектура ­музей-тыюлыгына сәяхәт ­оештырганнар.

    Алар урта гасыр Болгарындагы Җәмигъ мә­четендә 2000 елда торгызылган “Зур манара”да, шулай ук Хан сараенда булганнар. 
    – Ак мәчет таң калдырды. Ул “Мәдәни мирас – Свияжски утрау-шә­һәр­чеге һәм борынгы Болгар” проекты кысаларында төзелгән. Мәд­рәсә, руханилар резиденциясе һәм 40 метр­лы ике манаралы мәчетнең тарихы кызыксындырды. Мәчет каршында бакча белән әйләндереп алынган гыйбадәт мәйданы урнашкан. Анда һәр җирдә тарихи истәлекләр саклана. Без борынгы вакытларга кайткандай булдык. Мавыктыргыч сәяхәт ярдәмендә өлкәннәр һәм балалар бик күп яңа­лык­лар белән таныштылар, рухи ял да алдылар, чын күңелдән аралаштылар, – дип уртаклаштылар мәдәният хезмәткәрләре Гүзәл Шәмсетдинова бе­лән Заһирә Шагаева.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: