Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белем йортына юл

Белем алган йортка килергә вакыт табыгыз. Аларның проблемалары белән кызыксыныгыз. Кем үткәнен хәтерли, аның киләчәге бар!

"Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" республика акциясе турында сүз барганда, мәктәп чыгарылышларына шундый чакыру яңгырый.
Беренче тапкыр бу акция 2013 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча уздырылды.
Уку йортларының матди-техник базасын яхшырту өчен хөкүмәтебез тарафыннан күп нәрсәләр эшләнә, мәгълүматлаштыруның киң күләмле программасы тормышка аша, биналарга капиталь ремонт ясала, гомуми һәм урта һөнәри белем учреждениеләрендә җиһазлар, фән бүлмәләре яңартыла. Төрле прог­раммаларга федераль бюджеттан да шактый акча бүлеп бирелә. Әмма тәкъдим ителгән хәзерге югары таләпләр кысаларында укыту-тәрбия процессын алып бару, укучыларга тиешле шартлар тудыру өчен, әлеге акчалар, чынлыкта исә, җитәрлек түгел. Җәйге каникул вакытында сыйныф бүлмәләрендә ремонт ясала, моңа ата-аналар җәлеп ителә, ләкин күп кенә мәктәп­ләрдә бу эш белән педагоглар һәм техник хезмәткәрләр шөгыльләнә. Без, ата-аналар һәм чыгарылышлар, мәктәпкә нәрсә белән ярдәм итә алабыз соң? Хәйриячелек.
Меценатлар булышлыганда зур эш­ләр башкарырга мөмкин, Олы Тархан урта мәктәбендә моңа чын күңелдән ышаналар.
Бу безнең йорт
Балалар да, укытучылар да шулай диләр. Әлеге уку йортында педагоглар укучылар өчен уңай шартлар тудыруга, укырга һәм укытырга уңайлы булсынга үз көчләре белән күп нәрсәләр эшләгәннәр.
Чиста территория берничәгә бүленгән: актив һәм пассив. Берсендә йөгерергә, уйнарга, шау-гөр килергә, лабиринтта яки каеннар аллеясе буйлап йөрергә яисә башкасында эскәмияләрдә утырып торырга, фонтан янында уйланырга мөмкин. Мәктәпкә килеп кергәч, биредә синең килүеңә шатланалар һәм көтәләр дигән хисләр туа. Түшәмгә эленгән кошлар акрын гына җилфердиләр һәм аннан мондый сүзләрне укыр­га була: "Елмай!", "Уңышлы көн!", "Иминлек!".
Кешегә рәхәт булырга тиеш
Аны матурлык биләп тору зарур. "Балалар күркәм күренешләрне гаиләдә күрә алсыннар өчен, алар гүзәллек, илаһилыкны кабул итә белсен дип тәрбиялибез", - диләр педагоглар.
Мәктәптәге бүлмә үсемлекләре ботаника бакчасын хәтерләтә. Коридорларның төрлечә бүленеше адымны акрынайтырга һәм рәсемнәр, мәгълүмат почмакларын күзәтергә, стена гәҗитләрен укырга мәҗбүр итә.
Бүлмәләр заманча җайланмалар белән җиһазландырылган: компьютерлар, мультимедияле проектлар, экраннар бар. Катнаш остаханәдә, хезмәт бүлмәсендә һәм кулинария цехында балалар хезмәткә өйрәнә. Шунысын да әйтергә кирәк, барлык матурлык тудыручы әйберләр - пәрдәләр һәм эскәтерләр - үз куллары белән тегелгән. Мәктәптә әле тагын мода театры эшли. Укучы кызлар эскизлар ясыйлар һәм аның буенча киемнәр булдыралар, аны актлар залы сәхнәсендә күр­сә­тәләр.
Мәктәпнең икенче каттагы кече "Треть­яковка"сында "Сәнгать дөньясы" күргәзмәсе эшли, анда һәркем дуслары хөкеменә үз иҗатын куя ала.
Алга бар, уңышка!
Мәктәп укучыларының үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бар. Вакантлы урыннар һәм "Бу урын синең өчен" дип язылган зур стендта иң яхшы укучыларның фоторәсемнәре урын алган. Янәшәдә - китап сөючеләр, спортчылар, иҗтимагыйчылар, үзешчән сәнгатьне яратучылар - номинацияләр күп, һәркем үзенекен сайларга мөмкин. Өлгереш рейтингы белән дә стенд бар. Зур этәргеч. Барысы да ап-ачык күренә.
Безгә биредә яшәргә һәм эшләргә
Мәктәптә алгарышлы идеяләргә каршы тормау концепциясе гамәлдә.
"Коллектив белән хәл итәбез һәм бердәмләшеп башкарабыз. Үзебез өчен", - диде мәктәп директоры Расих Шагаев.
Шундый мәктәпләр бар, меценатлар ярдәмендә аларның ишегалларында брусчатка, бүлмәләрдә яхшы җиһаз, спорт җайланмалары һәм тагын шундыйлар. Мәктәптә музыкаль җайланмага мохтаҗлык булган: биредә язу­чылар, шагыйрьләр, артистлар, дин әһелләре, танылган кешеләр белән очрашулар еш уза. Бу хакта белеп, мәктәпнең чыгарылышы Марат Фазлыев аппаратураның ярты бәясен түләргә вәгъдә иткән һәм мәктәпкә 40 мең сум акча күчергән. Мәктәп юбилеена багышланган очрашуга килгән кунаклар да укучыларның эчке әсбаплар аркасында туган хыялларын хәл итүгә саллы өлеш керткән: Харис Камалиев, Илсөяр Чумарина, Руслан Дәминов, Регина Рәхмәтуллина, Идея Солтанова һәм төрле еллардагы башка чыгарылышлар, шактый сумма җыелган. Һәм уку елы башлануга, балаларны сөендереп, музыкаль җиһаз актлар залына урнаштырылган.
Җиңел кулдан!
Мәктәпне коймалап алуны күптәннән күз уңында тотканнар: ясалган капиталь ремонттан соң яңа бинаның тышкы күренеше матур булып тора - ә коймасы рухи һәм физик яктан искергән. Социаль челтәрләр аша чыгарылышларга "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" республика акциясенә кушылу үтенече белән мөрәҗәгать итәләр. Моңа җавап сүзе чыгарылышларда гына түгел, башкаларда да табыла. "Р. Г. Сафиуллова" КФХ җитәкчесе Рима Сафиуллова игелекле эшкә 20 мең сум күчерә. Чөнки Башчы һәм Сөендектә яшәүче эшчәннәрнең балалары биредә укый. Акрынлап меценатлар исемлеге тулылана башлый. Җыелган һәм счетка күчерелгән акчаның гомуми күләме йөз меңнән арткач, ниятләрен тормышка ашырырга керешәләр. Һәм менә инде бүгенге көндә күзне камаштырырлык алтынсу төстәге бизәкле тимер койманың бер өлеше күзләрне иркәли.
"Сезнең әле белем алган йортыгызга килергә вакытыгыз бар. Үзегезнең мәктәп, көллият, техникумны онытмагыз, күңелегезгә якын учреждениеләрнең проблемалары белән кызыксыныгыз, исегездә тотыгыз - кем үткәнен хәтерли, аның киләчәге бар!" - дип мөрәҗәгать итә респуб­ликада яшәүчеләргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
"Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев