Белгечләр бушлай кабул итә
Тәтештә Халыклар дуслыгы йорты базасында 27 июньдә бушлай юридик ярдәм күрсәтүнең Бердәм көне була.
(Тәтеш, 26 июнь, "Тәтеш таңнары"). Тәтештә Халыклар дуслыгы йорты базасында 27 июньдә бушлай юридик ярдәм күрсәтүнең Бердәм көне була.
Кабул итүне сәгать 8дән 9 сәгать 30 минутка кадәр пенсия фонды белгечләре уздыра, аннары сәгать 11гә кадәр – суд приставлары, сәгать 11дән 12 сәгать 30 минутка кадәр – нотариус, 14 сәгатькә кадәр – ТР БТИ белгечләре, 14 сәгатьтән алып 15 сәгать 30 минутка кадәр – адвокат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев