Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Бер түбә астында

    Кече Шәмәктәге элекке урта мәктәп бинасын буш тотмау идеясе үзен аклаган.

    Җирле хакимият, медпункт, балалар бакчасы һәм мәктәпнең бер бинада булуы авыл халкы өчен бик уңайлы. Икенче отышлы ягы - бинаны тотуга бюджет средстволары да янга кала. Хәзер уңайлыклар һәм үзара килешеп эшләү "фатирга керүчеләрдән" тора.

    - Биредә кем дә булса бармы? - дип сорыйбыз икенче катка менә торган ишек төбендә торучы хатын-кыз­дан.

    - Белмим, кермәдем.

    Ә без кердек. Ишек төбендә - балалар аяк киемнәре, шкафларда - өс киемнәре. "Игътибар! Террорга каршы!" дигән афиша күзгә ташланды. Беренче каттагы стендларга урнаштырылган янгынга каршы минимум буенча инструкцияләрне, белдерүләрне, бер уңайдан тәрәзә төбендә яткан сайлау алды агитациясен 10 минут укыдык, кирәкле кешебезне көтеп коридорда йөрдек, әмма террорга каршы чара эшләмәде.

    Бинаның икенче башыннан балалар бакчасына узарга булдык. Биредә, чынлап та, бер адым да ясый алмадык. Нәниләр көчле сак астында булып чыктылар.
    Баскычтан икенче катка күтәрелеп, мәктәп ишеген ачтык. Швабра тоткан ханым шунда ук чит кешеләрне күреп: "Сезгә кем кирәк?" - диде. Безгә аның уяулыгы ошады. Тик менә, беренче катта теләсә нәрсә эшләргә мөмкин булганда, балалар иминлеге тәэмин ителәме соң?

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: