Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Бәрәкәт нурлары иңсен

    Узган атнада Келәш мәчетендә мөхтәсибәт җыелышы булып үтте.

    Шуннан соң мәчет каршында эшләп килүче мәдрәсәдә Мәүлид бәйрәме башланып китте. Аны район мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов Коръән аятьләре белән ачып җибәрде, үтемле итеп вәгазьләр сөйләде, ТР Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җибәргән тәбрик­ләү сүзләрен җиткерде. Авыл имамы Фәһим Галимов һәм аның шәкертләре мәҗлесне пәйгамбәребез Мөхәммәднең (г.в.с.) тормыш юлы турындагы шигырьләр һәм мөнәҗәтләр белән ямьләделәр. Аннан соң барлык җыелучылар бертавыштан салават-шәриф әйттеләр.- Авылларыбызның барсында да диярлек күркәм мәҗлесләр, очрашулар, вәгазь кичәләре булып тора. Әгәр дә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы булмаса, без болай җыела да алмас идек. Мәүлид бәйрәме хакында күп сүзләр ишетергә туры килә. Кая гына барсак та ниятебез һәм максатыбыз халкыбызны дингә тарту, пәйгамбәребезне таныту, аңа карата мәхәббәт уяту. Бу юнәлештә Фәһим абый үзенең шәкертләре белән үрнәк булып тора. Мәҗлес оештыручыларга рәхмәт һәм барчабызга да саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле тормышта яшәргә насыйп булсын, - диде Инсаф хәзрәт.

    Ислам динен үстерүгә, таратуга керткән өлешләре өчен Фәһим хәзрәт Галимовка һәм авылның өлкән абыстае Рокыя апа Нургалиевага, Нияз хәзрәт Җаббаровка (Бакырчы) Тәтеш мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатын тапшырды.

    Авыл мөслимәләре Луиза Нәбиуллина һәм Наилә Минневәлиевалар мөнәҗәтләр әйттеләр.
    Кече Әтрәчтән килгән Җәмил хәзрәт Хәйруллин сүз алып: "Бердәм булсак узарбыз, таркау булсак тузарбыз. Иң яхшысы бер-беребезне өйрәтеп, дини гыйлем алыйк, Ходай каршында иманлы мөселманнар булырга язсын," - диде.

    Зур Әтрәч имамы Ислам Фәйзуллин, авыл халкыннан күп сәламнәр алып килүен һәм киләчәктә дә аралашып яшик дигән җылы сүзләреннән соң моңлы итеп мөнәҗәтләр көйләде.

    "Оештыручыларга рәхмәт. Пәй­гамбәребез Мөхәммәд (г.в.с.) дә әйткән бит, минем өчен җыелып утыручыларга, ислам динен хөрмәт итеп мәҗлесләр үткәрүчеләргә, салаватлар әйтүчеләргә хөрмәт булсын", - диде Олы Тарханнан Мәннур Багдиев.

    Район мөслимәләре җитәкчесе Фаилә апа Ганиева Келәшкә беренче тапкыр гына килүен әйтеп, авыл имамы Фәһим һәм Рокыя абыстай кебекләрне Ходай һәр авылга насыйп итсен һәм яшьләр дә Мәүлид мәҗлесләренә йөрсеннәр, үзебездән соң догачы балалар калдырсак иде дип, гыйбрәтле мисаллар да китерде.
    Мәҗлес нигъмәт тулы табын артында дәвам итте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: