Беренче мәгълүмат чыганагы
Гөлшат Мохтарова: "... Миңа гаилә тарихы турындагы язмалар ошый, тәтешлеләрнең, аеруча да яшьләрнең, спорт казанышлары хакында кызыксынып укыйм."
(Тәтеш, 27 июнь, "Тәтеш таңнары").Гөлшат Мохтарова: “Тәтештә без 25 елдан бирле яшибез. Тумышы белән Бидәңгедән булган ирем Рәмис Галимҗан улының кече ватанына Архангельск өлкәсеннән күченеп кайттык. Шул вакыттан алып, менә инде чирек гасыр безнең гаилә район гәҗитеннән аерылмый, аны һәрдаим яздырабыз. Ә башкача ничек була алсын инде? Әгәр син үз районыңны яратасың, аның тормышы, кешеләре турында белергә телисең икән, ул чакта гәҗит иң беренче мәгълүмат чыганагы булып тора, дип саныйм. Журналистлар күп милләтле халкыбызның мәдәнияте, аның рухи тормышы хакында мавыктыргыч итеп сөйлиләр. Миңа гаилә тарихы турындагы язмалар ошый, тәтешлеләрнең, аеруча да яшьләрнең, спорт казанышлары хакында кызыксынып укыйм. Мин шәһәрдәге 2нче урта мәктәптә укытучы булып эшләдем, шуңа күрә беренче эш итеп белем темасына игътибар итәм.
Әлеге еллар эчендә гәҗит үзгәрде: минем карашымча – аның эчтәлеге генә түгел, шулай ук бизәлеше дә матурланды. “Авангард” хәзер заманча, җәлеп итәрлек булып күзгә ташлана. Почта әрҗәсеннән корреспонденцияләрне гадәттә ирем алып керә, һәм, өй каршындагы баскычка утырып, беренче булып укырга керешә. Аннары минем чират – нигәдер дүртенче биттән башлыйм, гадәт буенчадыр, мөгаен. Барысын да укып чыгам. Редакция хезмәткәрләренә дә, почта эшчәннәренә дә хезмәтләре өчен зур рәхмәт. Тәтештә яшәве шулхәтле рәхәт, бары тик һәр нәрсәгә яхшы яктан карарга һәм кайгыртучанлык күрсәтергә генә кирәк! Биредә миңа бик ошый!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев