Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче санлы документ

ТР буенча Россия Федераль Миграция хезмәте ида­рәсенең Тәтеш районындагы территориаль пунктында ярты еллыкка йомгак ясадылар.

Шушы вакыт эчендә 613 кешегә РФ гражданы паспорты тапшырылган, шул исәптән 143е - 14 яшькә җиткәннәргә, яшәү урыны буенча 524 кеше теркәлгән.

Паспорт режимының һәм теркәлү хокукының үтәлешенә катгый контрольлек алып барылган. Кагыйдә бозучыларга гомуми суммасы 91 мең 200 сумлык штраф салынган (77 мең 200 сумы түләтелгән).
Күчеп килү законын бозган өчен 18 чит ил гражданына административ хокук бозу турында беркетмә тутырылган, 36 мең сум штраф салынган, 32 мең сумы түләтелгән. Тәтеш район суды тарафыннан Азәрбайҗан Республикасының ике гражданына карата аларны Россия Федерациясеннән чыгарып җибәрү турында карар кабул ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев