Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче санлы әзерлек

Яңа уку елы башланды, әмма кайбер мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында, Тәтеш районы буенча күзәтчелек бүлеге сорау алучысы Денис Сафиуллин хәбәр иткәнчә, балаларның иминлеген тәэмин итү кагыйдәләре үтәлми.

- Әйтегез әле, нинди кагыйдә бозулар еш күзәтелә?

- Беренчел янгын сүндерү средстволарының табельдә күрсәтелгәнчә тәэмин ителмәве; су булмавы. Кайбер мәктәпләрдә ток счетчикларының, щитларның һәм яктырткычларның каршылык изоляциясен үлчәү вакытлары узган. Уттан саклагыч белән эшкәртү - сеңдерү сыйфаты тикшерелми, бу эш кимендә елга ике тапкыр башкарылырга тиеш. Яшен саклагычлар юк, автомат янгын сигнализациясенең эшләве турындагы сигналлар подразделениегә тоташтырылмаган, объектны янгыннан саклау өчен җаваплы кешеләр билгеләнгән радиоканаллар яки башка элемтә линияләре аша хәбәр итмиләр.

Ут чыккан очракта кешеләрне һәм милекне эвакуацияләү планы барлык мәктәпләрдә дә яңартылмаган, "01 хезмәте" стенды урнаштырылмаган.

Безне, дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләрен, еш кына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата аеруча таләпчән диләр. Кешеләрнең көнкүрештә һәм производствода үзләрен ничек тотарга тиешлекләре турындагы кагыйдәләр күп, әмма һәр пунктны тормыш тәкъдим иткән. Шул кагыйдәләрне үтәмәү аркасында мәктәпләр, балалар бакчалары, интернат-йортлар яналар һәм, иң аянычы, утта кешеләр һәлак булалар. Янгынга дучар булучыларның хәсрәтен күрүе бик авыр. Без еш кына иминлек кагыйдәләрен санга сукмыйбыз һәм соңыннан үзебез бәхетсезлеккә юлыккач, үкенәбез.

Ут-күз чыкмасын дисәк, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәргә кирәк, бу - һәркемнең бурычы һәм балаларыбыз гомере шуларның үтәлешенә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев