Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче сыйныфка баручыларга портфельләр тапшырылды

Тәтеш районында “Мәк­тәпкә җыенырга ярдәм ит” рес­публика хәйрия акциясе кысаларында портфельләр тапшыру дәвам итә.

(Тәтеш, 12 август, "Тәтеш таңнары"). Шәһәрнең үзәк паркында Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче 30 беренче сыйныф укучысына тантаналы рәвештә портфельләр тапшырды.

“Сезнең бүген тантаналы һәм кызыклы көнегез. Сез беренче сыйныфка барырга җыенасыз, шуңа да без сезгә кирәкле бүләк – портфель тапшырабыз. Сәламәт булыгыз, ата-аналарыгызны һәм укытучыларны тыңлагыз, бик яхшы укыгыз”, – дип мөрәҗәгать итте сабыйларга Рәмис ­Хатыйп улы.
Тәтеш районында “Мәк­тәпкә җыенырга ярдәм ит” рес­публика  хәйрия акциясе кысаларында портфельләр тапшыру дәвам итә.
Теләге булган һәркем анда катнаша ала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев