Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Бергәләп эшләсәң, эш алга бара

    Тәтеш районының Олы Тархан авыл җирлегендә гражданнар җыены узды. Халык былтыргыга караганда күп җыелды, бу авыл кешеләренең район җитәкчелеге белән очрашуга ышаныч белән каравы, шулай ук тулаем районда уңай үзгәрешләрне тануы турында сөйли.

    Җирлектә 1375 кеше яши, шул исәптән 538е хезмәткә яраклылар, 500е пенсионерлар. Яшь белгечләргә тораклар төзүнең дәүләт программасы буенча унбиш йорт салынган. Район башлыгы якын киләчәктә ясалма өслекле волейбол мәйданчыгы, ул кышын хоккей кыры булып хезмәт итәчәк, булыр дип вәгъдә итте. Яшьләр волейбол, баскетбол, милли көрәш белән мәктәпнең спорт залында шөгыльләнгәннәр, әмма, ни аяныч, ул авария хәлендә.

    Эш табу белән дә проблемалар бар. Җитештерү күләмнәре зур булган элекке урман хуҗалыгы хәзер юк, кошчылык фабрикасы да ябык, сөт заводы, атлар фермасы, "Сельхозхимия", аэродром һәм башкаларны искә төшереп сөйләргә генә кала. Шулай булгач, яшьләргә эшне читтән эзләргә туры килә. Киләчәктә эшкә урнашу мөмкинлекләре Тарханның көнчыгышында булыр кебек, анда "Тарханская" дип йөртеләчәк минераль су чыгару буенча эзләү эшләре алып барыла, инде өч скважина борауланган. Район башлыгының безнең минераль суга өмете зур. Су тутыру линиясен төзү - ул өстәмә эш урыннары гына түгел, ә кайчандыр бик зур булган шушы авылны үстерүнең бер дигән мөмкинлекләре дә. "Безнең бурыч - булдыклы гражданнарга, авылда кече бизнес белән чын-чынлап шөгыльләнә белүчеләргә, төрле проектларда һәм Лизинг-грантларда актив катнашуда һәрьяк­лы булышлык күрсәтү, - дип ышандырырлык итеп сөйли җирлек башлыгы Наил Маштыев. Җирлектә үрнәк булырлык эш сөючән, инициативалы кешеләр бар: Галиевлар һәм Җаббаровлар (Түбән Тарханнан), Кәримовлар, Хәмит Солтанов һәм башкалар. Сөт җитештерү белән шөгыльләнүче Марат Ибәтов хәзер хәләл сыер һәм сарык итен кискәләп, вакуумлы төргәкләү линиясен урнаш­тырырга планлаштыра. "Аянычка каршы, сарык­чылык, кошчылык белән шөгыльләнергә теләүчеләр юк", - дип билгеләп үтте Наил Рамис улы. Үстерү, азык белән тәэмин итү һәм күп кенә башка хезмәтләр таләп ителсә дә, сөт, ит сату хезмәт хакына шактый өстәмә китерә.

    Авыл халкының күбесе балыкчылык белән шөгыльләнә - кызыклы тема, журналистлар аны игьтибарга алдылар. Ә пристань кемнеке? "Шәхси милек" дигән үзенчәлекле фотография сакланган.

    Бер уңайдан су турында. Җирлек авылларында, барлыгы 543 торак йорт бар, суүткәргеч юк. Хәер, 177 кишәрлек һәм 192 йорт теркәлмәгән. Аларны рәсмиләштерү эшләре алып барыла, әмма район башлыгы кисәтү ясады. "Әлеге мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә кирәк, бу - салымнар, ә салымнар - җирлекләрне, бигрәк тә юлларны төзекләндерү өчен бик тә кирәкле акча", - диде Валерий Сергеевич. Авыл урамнарындагы чокырлар - үзәккә үткән нәрсә. Бу мәсьәләне авыл имамы Маннур Багдиев та күтәрде. Җыелучыларга хәйрия ярдәме өчен рәхмәт белдереп, җыелган акчага мәчет ремонтланган һәм мәдрәсә өчен янкорма эшләнгән, ул дөнья мәшәкатьләреннән дини мәсьәләләргә күчте. Алланы онытмаска кирәк, ул вакытта начар гамәлләр дә азрак булыр диде ул, аерым алганда. Мәктәп директоры Расих Шагаев иҗтимагый институтларны яңарту зарурилыгын күтәрде: "Хатын-кызлар советлары, яшьләр берләшмәләре, иптәшләр судлары, кичекмәстән җыелырга, аларны оештыруда һәм эшләп китүләрендә булышлык күрсәтергә. Шулай булса, күп кенә гөнаһлы эшләрдән коткарачакбыз, - диде ул. - Ә алар инде бусагада..."

    Җыенда озак, күп нәрсә­ләр турында сөйләштеләр - район авыллары халкының барсының да проблемалары охшаш: юллар, җир пайлары, чүп-чар... Авыл мәдәният йорты эше­нә, урамнарны яктыртуга да дәгъвалар булды.

    Инициатива, шуңа өстәп теләк һәм тырышлык бул­са, асылда тормышны уңай якка үзгәртергә мөмкин - район башлыгы Валерий Чершинцевның төп фикере шундый. Оста йорт салганда измә ясаучы, кирпеч биреп торучы ярдәмчеләр дә кирәк, шул вакытта эш тә алга барачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: