Бергәләп көрәшик
Укучыларыбызны юлларда тупас кыланучылар һәм юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозучылар белән көрәштә хезмәттәшлек итәргә чакырабыз.
Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия Тәтеш муниципаль районының рәсми сайтының "Мөрәҗәгатьләр, фикерләр, тәкъдимнәр" бүлегендә "БДД" бите ачылуы хакында хәбәр итә. Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозу фактлары турында, шулай ук фотоматериалларны tetuch@tatar.ru электрон тартмасына "Нарушение БДД" билгесе белән җибәрергә мөмкин.
Ә без, үз чиратыбызда, сезнең дә шулай ук фотоматериалларны яки видеотеркәү камерасы язмаларын аңлатмалар белән (кайда һәм кайчан) газетабызның tetuch_awangard@rambler.ru электрон адресына җибәрүегезне яки үзегезнең материалларыгызны турыдан-туры редакциягә китерүегезне сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев