Бергәләп кызыклырак
Олы Тормыда “Яшьлек” дигән яшьләр берләшмәсе оештырылды.
(Тәтеш, 9 август, «Тәтеш таңнары»). Аның инициаторы – мәдәният йорты директоры Миләүшә Салихова.
“Авыл яшьләре буш вакытларын мәдәният йортында күңелле итеп үткәрәләр дип ышанам. Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында без футбол матчы барышын бергәләп җыелып күзәтеп бардык. Хәзер инде бердәмләшеп телетапшырулар, кинофильмнар карыйбыз. Бу якынайта, уртак кызыксынуны берләштерергә һәм файдалы ял итәргә мөмкинлек бирә”, – дип саный мәдәният хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев