Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бергәләп җыештырачакбыз

Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренә төзәтмәләр кертелде.

Нинди булуының төгәллеген нәкъ тә менә район администрациясендә ачыклыйбыз.
- Иртә таңнан табигать күренеше белән хозурланам - яз, кояш, кошлар сайрый. Зәңгәр, яшел, сары - кошлар дип уйлыйсызмы? Чүп-чар тутырылган пакет! Көллият территориясенә кергәндә, койма буенда ук аунап яталар. Димәк, кемдер, машиналымы яки җәяүлеме, үтеп китешли ташлап калдырган. Әлеге "байлыкны" җәяү барганда күтәреп килмәгәнлеге көн кебек ачык бит инде. Чүп-чар контейнерына берничә метр гына барасы калган, юк шул, җитә алмаганнар. Һәм, мөгаен, әлеге кеше биредән узганда үзенең "кылган эшен" күрәдер. Шунысы уйландыра, намусы борчымыймы икән? Өйне җыештырганнар, тәртип урнаштырганнар, иске-поскыларны чыгарганнар һәм "күзләре кая карый" шунда ташлаганнар, - дип борчылып сөйли, райбашкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссия секретаре Ольга Куранова, безнең тормыштан алынган күңелгә ятышсыз фоторәсемнәрне күрсәтеп: чүп, чүп, чүп...
- "Тәтеш шәһәре" муниципаль берәмлегенең төзекләндерү Кагыйдәләренә мартта үзгәрешләр кертелде, анда оешмаларга һәм торак йорт хуҗаларына кишәрлек чигеннән алып урамның йөрү өлеше кергән 10 метрга кадәрге аралыкны җыештыру, тәртипкә китерү һәм территорияләрне санитар чистарту (җир кишәрлекләрен) вазифалары йөкләнә. Калдыклар белән эш итү, җирлек һәм шәһәр округлары территорияләре Кагыйдәләрен бозу, муниципаль кагыйдәләргә карап, гражданнарны икедән алып өч мең биш йөз сумга кадәр админстратив штрафка тарту каралган; вазифаи затларга - унбиштән утыз мең сумга кадәр; юридик затларга - ике йөздән биш йөз мең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев