Беркем дә буш китмәде
Тәтештә шимбә көнне район мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләп узды.
Яктырганчы ук төрле товарлар төягән машиналар килә башлады. Сатучылар әйберләрне бик матур итеп өстәлләргә тезәргә керештеләр. Тәтеш ветеринария берләшмәсе белгечләре итләрне тикшереп, ветеринария белешмәләре язып бирделәр. Шәһәрлеләр күңелләренә ошаган дуңгыз, сыер, кош итләрен сайлап алдылар. Бәрәңгегә сорау зур булды, "Нур" ҖЧҖ һәм авыл хуҗалыгы техникумыннан КамАЗлар төяп килгән икенче икмәкне капчыклап алдылар. Техникум шулай ук бодай, арпа, борчак, көрпә, кишер, кәбестә, чөгендер дә алып килгән. "Кильганов" КФХ өстәле яныннан җилләтелгән балык исе аңкып тора, ул шулай ук печән дә китергән икән, аны сатып алучыларның өйләренә илтеп бирделәр. Ә менә татып карарга куелган балның хуш исе борыннарны кытыклады, шунда ук самавыр чәе дә тәкъдим иттеләр.
"Новая заря" алып килгән арпаны, килосы 6 сумнан, шунда ук алып бетерделәр, шофер Гәбделхәй Борһанов кирәк кешегә өйләренә илтеп бирергә тәкъдим итте. Бидәңге җирлеге өстәлендә бишәр килограммлы кәбестәләр тәгәрешеп ята. Ә Федоровкада яшәүче Ирина Хмельникова бакчасында 15 килолы кабак үскән.
Бу көнне ярминкәгә килүчеләр күп нәрсә алдылар. Кулларына зур пакетлар тоткан ирле-хатынлы Безродновлар фикерләре белән уртаклаштылар: "Бу көнне махсус көттек. Сыер һәм дуңгыз ите, 3 литрлы ике банка бал, кәбестә, сөт, эремчек, каймак сатып алдык. Авыл хуҗалыгы эшчәннәре көнендә безнең бәйрәм өстәле дә сыйлы булачак".
Һәр товар үз сатып алучысын тапты. Шулай да иң яхшыларны бәяләргә кирәк булды, моның белән район һәм шәһәр хакимиятләре, авыл хуҗалыгы идарәсе, район ветераннар советы, ветберләшмә вәкилләре шөгыльләнде. Берничә позициядән чыгып бәя бирделәр: эстетик бизәлеш, бәяләр күрсәткече, товарларның төрлелеге, сатучыларның матур киенүләре.
Уртак фикер нигезендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде: "Нива" ҖЧҖга беренче урын бирелде, "Кильганов" КФХ икенче булды һәм алдынгылар өчлегенә Федоровка авыл җирлеге дә керде. Район башлыгы урынбасары Илдар Фәткуллов җиңүчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм акчалата сертификатлар тапшырып, барсын да бәйрәм белән котлады һәм мондый ярминкәләрнең авыл товар җитештерүчеләренә дә, шулай ук сатып алучыларга да файдалы булуын билгеләп үтте.
Ярминкәгә 2 тонна ит, 1,4 тонна агызып сатыла торган сөт, 500 данәдән артык йомырка, 11 тоннадан
артык бәрәңге, 10 тоннага якын башка яшелчәләр, 30 тоннадан артык
бөртек һәм көрпә китерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев