Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бессоново авылда, шәхси йортта янгын чыгып, ике ир-атның гомере өзелгән

Янгынның мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән.

(Тәтеш, 30 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстандагы бер авылда, шәхси йортта янгын чыгып, ике ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртән 112 бердәм номерына республиканың Тәтеш районы Бессоново авылында шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Хәбәр җиткерүче эчтә кешеләр булу ихтималын да әйткән.


Урынга 133нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юл тоткан. Алар килгәндә ялкын телләре йортны тулысынча ялмап алган була инде.

Янгынны сүндергән вакытта ут белән көрәшүчеләр 58 яшьлек хуҗаның һәм 68 яшьлек ир-атның (хәзерге вакытта аның шәхесен ачыклыйлар) мәетен табып алган.

Янгынның мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев