Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Бөтен программалар да әйбәт

    Хәзерге вакытта авыл бизнесына булышу өчен дәүләтнең берничә программасы гамәлдә.

    "КФХ һәм ШЯХлар алган кредитлар буенча процент ставкаларын субсидияләү" программасы 2006 елдан бирле гамәлдә. Шул еллар эчендә районда алар буенча 336,7 миллион сумлык 2318 кредит алынган. 2012-2014 елларда да ярдәм сакланачак, барлык банк­лар биш-сигез елга ташламалы кредитлар бирәләр. "Лизинг-грант" респуб­лика программасында катнашып, 2009 елда 10 эшкуар - кече бизнес субъектлары 3,7 миллион сумлык 300 меңнән 1 миллион сумга кадәр грант оттылар, 2010 елда - 1 миллион сумлык бер грант, былтыр - 2,8 миллион сумлык алты грант. 2012 елда өч елга кадәр лизинг буенча алынырга тиешле җайланма суммасының 45 процентына грант алу каралган. "Гаилә фермалары" рес­публика программасы үз эшен 2010 елда башлады.

    Конкурста җиңүчеләр арасында Тәтештән Михаил Чербаев, Ямбактыдан Татьяна Лукоянова һәм Фирдүс Җәләлиев, Урюмнан Владимир Трифонов, Үтәмештән Айдар Шәмсетдинов, Түбән Тарханнан Зөфәр Җаббаров, Пролей-Кашадан Рузанна Маргарян, Кече Әтрәчтән Хәлил Мәгъсүмов, Зур Әтрәчтән Фәяз Миңнуллин, Чинчуринодан Михаил Тихонов бар. Алар киләчәктә үз гаилә фермаларын җәелдерүгә гомуми суммасы 3,5 миллион сумлык кредит алдылар. 2012-2014 елларда субсидия федераль бюджеттан өстәмә финансланачак. Шуңа да грантлар суммасы 800 мең сумнан 2 миллион 700 мең сумга кадәр, гаилә фермасы төренә карап, артачак.

    Конкурста катнашучы ике кеше "Регионнар - тотрыклы үсеш" иҗтимагый премиясенә дәгъва кылып, үз проектларын гамәлгә ашыру өчен инвестициягә гариза бирделәр. "И. Ф. Сөләйманов" КФХ (ашлык киптергеч) һәм "М. В. Чербаев" КФХ (балыкчылык) шундыйлардан. 2010-2011 елларда сыер асраучы шәхси хуҗалык­лар һәм КФХлар булышлык программасы, шулай ук тагын сигез программа буенча сизелерлек ярдәм алдылар. Быел "2012-2014 елларда яңа гына эшли башлаган фермерларга булышлык" дигән яңа программа старт ала. Өстәмә финанслау шартларында бер фермерга федераль һәм республика бюджетларыннан бизнес-проект­ка 1,5 миллион сум һәм көнкүрешне көйләүгә 250 мең сум акча бирелә. Программада катнашучыларны сайлап алу алымнары эшләнде.

    Ан­да шәхси эшкуар - КФХ башлыгы булып бер елдан артык эшләмәгән һәм бер урында даими яшәгән, үз хуҗалыгында теркәлгән 19дан 58 яшькә кадәрге фермерлар катнаша алалар. Бизнес-планда кимендә өч эш урыны булдыру күздә тотылган булырга тиеш.

    Теги: село
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: