Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Бәйрәмгә күп калмады

    2нче урта мәктәптә ремонт эшләре тулы көченә бара.

    1971 елда төзелгән мәктәпкә ремонт таләп ителә дип кенә әйтү аз булыр күк, ул аңа бик тә кирәк. Зур тәрәзәләрне ел саен җылыталар, әмма шулай да кипшенгән рамнар җил басымына түзмиләр. Бигрәк тә мәктәпнең 1нче катында уңайсыз. Бүлмәара ишекләр дә көчкә эленеп торалар. Кырык ел элек җәелгән идәннәр дә һәр үкчәнең эзен калдыра. Стеналардагы штукатурка көтелмәгән урыннардан коелып төшә. Белем йортын тиешле дәрәҗәгә китерүгә күп тырышлык куелса да, мәктәп коридорлары һәм классларында тагын бик күп нәрсәне күрергә мөмкин. Әмма бу ел аның өчен истә калырлык булачак - мәктәп Татарстанда эшләп килүче мәктәп­ләрне капиталь ремонтлау программасында катнаша. Ремонтка тотылачак 17 миллионлык сметаны раслаганнар, инде 12 миллион 430 мең сум акча бүлеп бирелгән.

    Программага кертелгән алты төр эшне башкарырга туры киләчәк: түбәне, инженерлык коммуникацияләрен, санузелларны, тәрәзәләрне, тышкы һәм эчке ишек­ләрне алыштыру. "Энергия" ҖЧҖ (генераль подрядчы) инде эшкә керешкән. Мәктәп директоры Александр Долгов ремонт бригадасы эшләренең нәтиҗәләре күренүгә бик шат. Иске 44 тәрәзәне заманча пыялага алыштырачаклар, калган 130 тәрәзә үз чиратын көтәчәк. Беренче һәм икенче катта сан­узелларны (барлыгы алар җидәү) ремонтлаганнар. Электр үткәргечләрне алыштыру эшләре бара. Уку планына үзгәрешләр кертеп, балаларны башка мәктәпләргә йөрт­мәс өчен, үз биналарын аз-азлап ремонтларга булганнар. Шуңа күрә яңарту эшләрен укучылар күпләп укыган өченче каттан башлаганнар да инде. Балаларның язгы каникуллары вакытында ашханә тәрәзәләрен алыштырганнар. Тулы ремонт уку елы тәмамлангач ясалачак. Түбәне ябу эшләре дә җәйге чорга планлаштырылган. Ә мәктәпнең тулы ремонты 15 августка төгәлләнергә тиеш, шулай итеп бәйрәмне озак көтәсе калмаган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: