Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Без бик зур бурычлы

    Районда 52 Бөек Ватан сугышы солдаты яши, һәлак булган һәм үлгән сугышчыларның 274 - тол калган хатыны, 764 - тыл эшчәне, 2534 - сугыш чоры балалары.

    Бөек Ватан сугышы тәмамланганга да 69 ел узды, әмма Җиңү көне милли горурлык, каһарманлык, фидакарьлек символы булды һәм шулай булып калачак.Әлеге бәйрәм бөеклекне һәм кайгыны, батырлыкны һәм халык хәтерен берләштерә. Без сугыш утында һәлак булганнарны, шуннан соң якты дөньядан киткәннәрне хәтерлибез һәм истә тотачакбыз, янәшәбездәгеләргә сокланабыз.

    Вакытны туктатып булмый, аның белән бергә тынычлыкны яулап алучылар да арабыздан китә баралар. Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл эшчәннәре, сугыш чоры балалары, алар заманыбызның төп геройлары. Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп, без барыбыз да, ничә яшьтә булуыбызга карамастан, сезнең алда бик зур бурычлы. Сезнең сугышчан һәм хезмәт батырлык­ларыгыз һәр буын кешеләре өчен һәрвакыт үрнәк булачак.
    Район ветераннар советы исеменнән сезне һәм районның барлык халкын бөек бәйрәм - Җиңү көне белән чын күңелдән тәб­рик итәм. Нык сәламәтлек, мул тормыш, ил-көннәребезнең имин һәм күкләребезнең аяз булу­ын телим.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: