“Без һәрчак шулай бердәм”
Түбән Тархан авылында мәчетне юып, аның тирә-ягын тәртипкә китергәннәр.
(Тәтеш, 28 июль, “Тәтеш таңнары”).
– “Ак калфак” иҗтимагый бүлегендәге хатын-кызлар июль аенда авылның Аллаһ йортын җыештырып чыгардылар. Илнур Шәмсетдинов, Ренат Измайлов, Дамир Гайнетдинов тирә-ягындагы үләннәрне чабып алдылар. Авылдашыбыз Габдулла абый Галиев та үзенең тракторы белән зур үскән үләннәрне чабып, бик зур ярдәм күрсәтте. Без һәрчак шулай бердәм. Бергәләшеп эшлибез, – дип хәбәр итте мәдәният хезмәткәре Гүзәл Шәмсетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев