Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без, россиялеләр, үзебезнең илебез белән горурланабыз, ә Россия – үзенең гражданнары белән

Район гәҗите хәбәрчеләре үзләренең укучыларына “Россия көне – аерым дата, горурланам...” дигән гыйбарәнең дәвамын әйтеп бетерергә тәкъдим иткән иде, тәтешлеләрнең җаваплары менә болайрак яңгырады.

(Тәтеш, 12 июнь, "Тәтеш таңнары").

Елена Михайлова:
–     Миңа шәһәрем бик ошый: матур, гүзәл, чиста, урамнар төзекләндерелә. Һәм, беренче чиратта, чисталыкны булдырган, шәһәр территориясендә тәртипне күзәтеп торган МУП хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә. Аларның эшләре һәрчак күренмәсә дә, әмма нәтиҗәсе үзен күрсәтә, күпләр минем белән килешер, дип ышанам: Тәтеш – бик чис­та шәһәр, аның урамнары буйлап тәүлекнең теләсә кайсы вакытында йөрүе рәхәт. Коммуналь служба хезмәткәрләренә җиңел булмаган хезмәтләрендә һәркайсыбыз ярдәм итә ала, без дә, балалар да, оныклар да горурланып: Тәтеш – ул минем кече ватаным” дип әйтә алсын өчен, яраткан шәһәребезне бергәләп тагын да матуррак итә алабыз.

Галина Борисова:
–     Россиянең горурлыгы өчен иң зур сәбәп булып аның гражданнары тора. Илнур Назыйм улы Җамалтдиновның техникум директоры булып эшли башлавына әле бер ел да юк. Мин аны күбрәк белгән саен, әлеге яшь җитәкчегә торган саен соклануым арта. Тәҗрибә, зирәклек, өстәмә белем яшь барган саен арта, әлбәттә.  Әмма аның көч-кодрәтлеге, проблемаларның асылын азагына кадәр аңлавы, дөрес карарлар кабул итә һәм куелган максатларына ирешә алу сәләте – ул яхшы менеджер булу сыйфатлары. Әгәр шундый яңа буын җитәкчеләр бар икән, ягъни нәсел дәвам­лылыгы булуга, Россия үзендә яшәүчеләрнең хәзерге, киләчәктәге җитешлеге хакына өметле үсешен дәвам итәчәгенә ышаныч бар.

Евгения Старшинина: 
–     Күпләргә бу күпертеп сөйләү булып күренер бәлкем, әмма күп еллар инде мин аны хезмәт сөючәнлеге, кешеләрне кайгыртуы, илебезне саклавы, үземнең бәхетле тормышым өчен бик хөрмәт иткән кеше белән горурланам. Ул безнең Президент Владимир Владимирович ­Путин. Рәхмәт.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев