Җир шарында яшәүче миллионлаган кешенең йөрәген коточкыч курку, әрнү биләп алды: җомга көнне, 13 ноябрьдә, Парижда булган хәлне аңларлык та,
аңлатырлык та түгел.
Дөньяда кеше гомереннән дә кыйммәтрәк идея бармы икән?
Фаҗига булыр алдыннан Тәтеш полициясе хезмәткәрләре районның хәвефле, социаль әһәмияттәге һәм яшәешне тәэмин итүче объектларның террордан сакланышын, шулай ук хезмәткәрләрнең белемен, шартлату куркынычы янаган һәм шикле әйберләрне очраткан очракта ниләр эшләргә тиешлекләрен тикшерделәр.
Шуларның нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге начальнигы Ренат Хәсәнов райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев җитәкчелегендә террорга каршы район комиссиясенең планнан тыш утырышын үткәрде.
Күзәтүләр тикшерү үткәрелгән объект җитәкчеләренең берсенең генә дә учреждениеләренең террорга каршы торучанлыгын көчәйтү буенча чараларны тулысынча үтәмәүләрен күрсәтте. Видеокүзәтү аппаратларының җитешмәве, территориягә ирекле кереп-чыгып йөрү мөмкинлеге булуы ачыкланды. Керү-чыгу режимын күзәтүче хезмәткәрләр, билгеле булганча, террорга каршы торырга тиешле дәрәҗәдә өйрәтелмәгәннәр. Белгечләр шулай ук район халкы шартлату куркынычы һәм шикле әйберләр булганда нишләргә кирәклеген белмиләр дигән борчулы нәтиҗәгә килделәр.
Комиссия утырышында районның барлык учреждение һәм оешмаларын террордан сакларга, шулай ук халыкны өйрәтү формаларын һәм алымнарын эшләргә дигән карар кабул ителде.
Зур һәм җаваплы эшләр тора.
Безнең һәркайсыбыз һәр көнен үземне һәм якыннарымны коточкыч хәлдән - террордан саклау өчен нәрсә эшләдем дигән уй белән башларга һәм тәмамларга тиеш.
Нет комментариев