Без үзләре дә тарихи һәйкәлләр булып торган җирле учреждениеләрнең ничек яшәве белән кызыксындык
Музей директоры Наталья Понедельникова коллективның эш көннәре, сирәк була торган яллары, үзләренең хезмәткәрләрен ничек итеп бергәләп гаилә тормышына озатулары хакында сөйләде.
(Тәтеш, 18 май, “Тәтеш таңнары”).Наталья Геннадьевна әйтүенчә, җирле музейга эшкә килүчеләрнең барысының да хезмәт кую тәртибенә чыдамлыгы җитми, әгәр кеше һич югы бер ел гына эшләгән булса да, ул чакта аңа китүе читенрәк, чөнки ул коллектив белән бәйләнешкә кереп кенә калмыйча, шулай ук үзенең эше белән яши башлый. Тәтеш ягы тарихы музее һәм Балыкчылык тарихы музее хезмәткәрләренең буш вакытлары күптер кебек тоела кайчакларда, әмма учреждениенең эчке ягында эш кайный. Шулай итеп, 2021 елда, ковид чикләүләре булуга карамастан, аларда 109 мең турист булган. Сәяхәтчеләр гадәттә майдан октябрьгә кадәр килә, кышын шулай ук экскурсияләр була, ләкин алар сирәк үткәрелә. Туристлар су юлы белән килүче судноларның компанияләре белән хезмәттәшлек итү ярдәмендә килә. Круиз теплоходлары хәзер шәһәребезне читләтеп үтмиләр, ә биредә туктыйлар һәм сәяхәтчеләрне төшерәләр.
Музей хезмәткәрләре райондагы барлык балаларның да бездә кунакта ешрак булуларын телиләр, дип белдерә Наталья Понедельникова. “Пушкин картасы” акрынлап, үзенең эшен дөрес юнәлештә алып бара, ул балаларның күпчелегенә мәктәптән тыш уку барышына җәлеп итү мөмкинлеген бирә.
Эш урынында 17-18 сәгатькә кадәр утыру, пландагы кебек, ишекләрне ябып, өйгә кайтып китү – бу музей хезмәткәрләренең эшләү тәртибенә керми, чөнки тарих, экспонатлар һәм күргәзмәләр белән үзең кызыксынмасаң, башкаларны ничек кызыксындырып булсын ди. Наталья Понедельникова әйтүенчә, эштә аларның икенче көнгә кадәр, дөресрәге, төнгә кадәр тоткарланган чаклары бар.
– Иң соң китү вакыты ничәдә дисезме – сәгать төнге бердә. 2020 елда “Музейда төн” үткәрдек. Пандемия вакыты иде, шуңа күрә онлайн-акция булды, аның каравы аны Җир йөзендәге төрле нокталарда карый алдылар.
Видеоны Интернетка урнаштырдык. Анда музейчылар төнлә белән, шәмнәр яктысында музейның эчке күренешенең нинди булуын күрсәтәләр, җитәкче элекке сәүдәгәр Серебряковның йортына урнашкан музей бинасы турында сөйли. Музей командасы бүгенге көндә дистәдән артык грант проектын гамәлгә ашырган. Шуларның берсе хәзерге вакытта эшләнү өстендә. Наталья Геннадьевна шәһәрдә тиздән зур самавыр рәвешендәге һәйкәл барлыкка килүе хакындагы серне ачты. Хәзерге вакытта алар аны урнаштыру урыны турында уйлыйлар.
Наталья Понедельникова музей хезмәткәрләренең барлык ялларда һәм бәйрәмнәрдә дә эшләвен әйтә. Алар сирәк ял итәләр, аның каравы хезмәттәшләрен барысы бергә җыелып кияүгә бирәләр.
– Әгәр тарихи һәйкәл янында чүп-чар яки аның кайбер урынында буявы кырылуын күргәч, бу хакта социаль челтәрдәге җирле төркемнәргә язмасыннар иде, бу еш кына шулай була, чөнки чүпне алып тиешле урынга салырга яки музейга килеп пумала сорап алып шәһәрнең истәлекле урынын матурлап куйсалар, файдасы күбрәк булыр иде. Музейлар ярдәмендә хәзерге вакытта Тәтеш хәтта Мәскәүдә дә танылу алды, шуңа күрә җирле танылган урыннар һәм тулаем шәһәребез – бу безнең уртак тарих кына түгел, шулай ук бердәм киләчәк тә, – дип йомгаклады сүзен Наталья Понедельникова.
фотоны Тәтеш ягы тарихы музее тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев