Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең балалар – безнең киләчәк

Халыкара балаларны яклау көне – ул баланың хокукларын яклау зарурилыгы турында искә төшерү.

(Тәтеш, 1 июнь, "Тәтеш таңнары"). Балаларның киләчәге өчен безнең һәркайсыбыз җаваплы, шуңа күрә үсеп килүче буынны даими кайгырту, аларның хокукларын үтәү һәм хөрмәтләү мөһим. 

Тәтеш районындагы яшь ке­шеләрнең мәнфәгатьләрен яклау­ны берничә хезмәт тормышка ашыра.

Бала хокуклары буенча вәка­ләтле вәкилнең эшчәнлеге
Хокукларны яклау һәм торгызу, баланың иреге һәм законлы мәнфәгатьләре, аларны бозу фактлары буенча тикшерү, балаларның һәм олыларның хокук­ларын карау эшләрен үткәрү мәсьәләләре буенча Тәтеш районында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасын Елена Куранова башкара. “2016 елдан, әлеге вазифага мине билгеләгән вакыттан алып, 15 мөрәҗәгать керде. Бәхеткә, зур мәшәкатьләр килеп чыкмады, һәм дусларча әңгәмә белән хәлне җайга салып булды”, – ди Елена Сергеевна.

Психологик ярдәм
Тәтеш районында 2014 елдан “Салават күпере” психолог-педагог хезмәте эшли, анда педагог-психологлар, социаль  педагоглар, логопед, укытучы-дефектолог балаларга ярдәм күрсәтә. Озатып йөрү, баланың уку үсешендәге кыенлыкларын диагностикалау һәм коррекцияләү, үз-үзен тотышындагы тайпылышларны коррекцияләү һәм профилактикалау, шулай ук үз-үзенә кул салуны туктату аларның эшчәнлегендә мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Хезмәт белгечләре сәламәтлекләре буенча мөмкин­лекләре чикле ­балаларга кирәкле психологик ярдәм күрсәтә. “Хезмәт белгечләре тарафыннан 2020 елның башыннан 321 консультация, 98 шәхси әңгәмә, 55 төркемләп уку уздырылды. Хәзерге вакытта онлайн рәвештәге кон­сультацияләр кулланылды. Агымдагы елда психолог-медик-педагогия комиссиясенең әлегә 6 утырышы булды, 6 бала тикшерү узды, планда – киңәйтелгән ки­ңәшмә үткәрү”, – дип билгеләп үтә район башкарма комитеты мәгариф бүлеге методисты ­София ­Мальченко. 

Социаль хезмәтләр эше
Хәзерге вакытта социаль яктан куркыныч хәлдәге 6 гаилә, аларда балигълык яшендә булмаган 13 бала тәрбияләнә, Тәтеш районындагы ведомствоара исәптә тора. “Гаиләнең имин булмавын ачыклау һәм гаиләләргә тернәкләндерү ярдәме күрсәтү, күзәтүсезлек һәм балигъ булмау­чыларның хокук бозуларын профилактикалау барлык субъектлар системасы тарафыннан тормышка ашырыла һәм махсус мәгълүмати системада чагыла. Әлеге мәгълүмати сис­темага 2019 елда барлыгы 68 мөрәҗәгать керде”, – дип сөйли халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире ­Наталья Фунтова.

Торак-көнкүрештәге яшәеш шартларына, гаиләләр турында тулы мәгълүмат җыюга уздырылган нәтиҗәләр буенча, узган елда ведомствоара исәпкә 12 гаилә куелган, аларда 36 бала тәрбияләнә, 56 гаилә профилактика системасы органнарына һәм учреждениеләренә ведомство контрольлегенә куелган.

2019 елда районның социаль-тернәкләндерү консилиумының 26 утырышы үткәрелгән, аларда 138 гаиләнең эше тикшерелгән, шуларда 311 балигълык яшендә булмаучы үсмер тәрбияләнә. Ата-аналарның алкоголь эчем­лекләр куллануы белән бәйле гаиләләрне ведомствоара исәп­кә кую моңа төп сәбәпче булып  тора, 7 ата-ананы алкоголь бәйлелегеннән дәвалау буенча ярдәм оештырылган. “Гаиләләрдә балаларның хәлен җайга салуны тәэмин итү буенча системалы рәвештә эшләү ярдәмендә 2019 елда 14 гаилә ведомствоара исәптән төшерелде. Шуларның 12се – хәлнең яхшыруы белән бәйле рәвештә, 2се – балигъ булмаучыларның икенче тапкыр хокук бозганнары өчен ябык төрдәге учреждениеләргә җибәрелүе белән бәйле”, – ди ­Наталья Петровна.
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X