Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең горурлык

Җомга көнне тәтешлеләр сугышчы-интернационалчыларга хөрмәт һәм тирән ихтирам белдерер өчен Дан Мемориалы янына килделәр.

(Тәтеш, 20 февраль, «Тәтеш таннары», Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА (автор фотосы)). Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгына һәм хезмәт бурычларын Ватаннан читтә үтәгән россиялеләр турындагы Хәтер көненә багышланган митингны Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов ачты. “Тәтеш районыннан Әфганстанга 147 кеше чакырылган. Без аларга хәрби батырлыклары өчен рәхмәт белдерәбез, алар һәрвакытта безнең йөрәкләрдә калачак”, – дип  билгеләп үтте Рәмис Хатыйп улы. Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, районның сугышчы-интернационалчылар советы рәисе урынбасары Сергей Борисов Әфганстанның сугышчан юлын узган тәтешлеләр исеменнән чыгыш ясады. Сугышчы-якташлар һәйкәленә кызыл канәферләр салынды, һәлак булган солдатларны Бер минут тынлык белән искә алдылар.

Шуннан соң район мәдәният йортында “Солдатларча туганлыкка тугрылар” дип исемләнгән хәтер кичәсе булды. Залга керү юлында сугышчы-интернационалчыларны “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар каршыладылар һәм һәркайсына үз куллары белән ясаган открыткаларны бүләк иттеләр. Киң күләмле тематик күргәзмә сокландырды. Чарада катнашучылар Тәтеш ягы тарихы музее хезмәткәрләре ярдәмендә документлар, хатлар, Әфганстанның утлы юлларын узган сугышчыларның хәрби бүләкләре белән таныштылар. Экспозиция үзәгендә Әфганстан җирендә һәлак булган алты якташыбызның фоторәсемен караган һәркемнең йөрәге әрнү-сагыш белән тулды. Һәрбер сурәт янәшәсендә шәм һәм кара лалә чәчәге куелган – бу шул елларның символы. “Кара лалә” – һәлак булучыларның гәүдәләрен Ватанга ташыган хәрби самолетларны нәкъ тә менә шулай дип атап йөрткәннәр. Кара төстәге чәчәкләр янына кызыл канәферләр салынды – солдатларны мәңгегә хәтерлибез... Әфганстанның интерактив картасына сугышчылар үзләренең хезмәт иткән урыннарын кечкенә әләм белән билгеләп куйдылар. “Кичергән хәлләр турындагы хатирәләр күкрәкне кыса...”, – диде Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр ветеранының берсе. Палатка, парашют, хәрби кием, сугышчыларның көнкүреш әйберләре үткәндәге сугыш вакытларына алып кайттылар. “Биредә Тәтеш кадет мәктәп-интернатының экспонатлары да файдаланылган”, – дип уртак­лашты Тәтеш ягы тарихы музееның бүлек мөдире Надежда Ильина. Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм район мәктәпләрендә укучылар тарафыннан әзерләнгән тематик сәнгать күргәзмәсендә урын алган яшь рәссамнарның оста итеп ясалган һәм тирән мәгънәгә ия әсәрләре соклану уятты. Концерт программасы алдыннан район башлыгы Рәмис Сафиуллов сугышчы интернационалчыларга батырлыклары һәм кыюлыклары өчен рәхмәт белдереп мөрәҗәгать итте. Районның сугышчы-интернационалчылар Советы рәисе Юрий Савин, районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин да үзләренең теләкләрен белдерделәр. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар патриотик темадагы иң яхшы музыкаль композиция­ләрен баш­кардылар. Тантаналы чараның азагында бердәмлек һәм хәрби бурычларына тугрылык турында яңгыраган “Виват, шурави!” җыры астында сугышчы-интернационалчыларның барысы да сәхнәгә күтәрелделәр һәм алар хөрмәтенә әле бик озак алкышлар тынмады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев