Мәдәният учагының эше - авыл халкы тормышының үзенчәлекле барометры.
Клубка кәеф күтәренке һәм тормыштан канәгать булганда баралар. Монда мәдәният учреждениесе җитәкчесенең роле бәяләп бетергесез.
Авыл халкы Кошки-Новотимбаево мәдәният йорты директоры Алина Полковникова турында бары тик җылы сүзләр генә әйтә. Ул биредә ике елдан артык кына эшли, шулай да аның хуҗалыкчыллыгы һәр нәрсәдә сизелә. Беренче булып күзгә ташланганы чисталык һәм тәртип. Аның өчен клуб үз йорты кебек. Кирәк икән кулына себерке яки идән чүпрәге алырга да тартынмый. Косметик ремонт ярдәмендә иске бинага ямь кунган. Ул ел саен үткәрелә, Иван Яковлевның булачак юбилее уңаеннан тәрәзәләрнең алыштырылачагына карамастан, Алина Владимировна техник хезмәткәр белән аларны яңартып җибәргән. Башка вак-төяк ремонт эшләре башкарылган. Беренче карашка гына шәһәргә караганда авылда эшләве җиңелрәк кебек тоела: кешеләр дә, таләп тә кимрәк. Район үзәгеннән ерак булудан, бәлки, кемдер файдалана торгандыр, әмма Алина түгел.
Иҗат аңа сөенеч китерә, шуңа да ул авылдашларының күңелен кайтармаска тырыша. Үзенең һөнәри белемен күтәрә, чаралар оештыруда китапханәче һәм мәктәп коллективы аның төп ярдәмчеләре. Мәдәният йорты каршында "Таван ял" фольклор ансамбле, аңа 45 яшьтән олырак хатын-кызлар йөри, һәм "Салам" балалар ансамбле эшләп килә. Бәйрәмнәр, концерт программалары оештыруда каникулга кайткан студентлар теләп катнаша. Чуаш Тайбасы, Чурапан һәм хәтта Буаның Кищак авылы яшьләре дә биредәге чараларга кызыксынып киләләр. "Безнең халык бик әйбәт, - ди мәдәният йорты хуҗабикәсе. - Яшьләребез тәрбияле һәм активлар, алар белән эшләве җиңел. Олылар да клубка йөрергә яраталар".
Вакыты чикләнмәгән кичке сменага гаиләсе дә - ире Евгений һәм уллары - 1нче сыйныфта укучы Илья, 4 яшьлек Артем да акрынлап ияләшкән. Эшләргә мөмкинлек тудыручы, һәм балалары хакында кайгыртучы каенанасына да Алина бик рәхмәтле, алар 21 ел бергә яшиләр. Нина Павловна балалар тәрбияләү белән генә чикләнми, аш-су да әзерли, хуҗалык эшләрен дә башкара. Дус, тату гаиләдә һәркем бер-берсенә ярдәм итә.
Нет комментариев