Безнең кадет мәктәп-интернаты – Бөтенроссия бәйгесе лауреаты
Бөтенроссия бәйгесе лауреатларын бүләкләү Санкт-Петербургта “Минем илем” III Бөтенроссия педагогия съезды кысаларында булды.
(Тәтеш, 1 май, “Тәтеш таңнары”).
Тәтешнең кадет мәктәп-интернатына “Илнең иң яхшы 500 белем бирү оешмасы – 2021” Бөтенроссия бәйгесенең “Белем бирү оешмасы – Россия Гражданины һәм Патриоты тәрбияләү территориясе – 2021” номинациясендә медаль һәм лауреат Дипломы белән бүләкләнде.
Бөтенроссия бәйгесе лауреатларын бүләкләү Санкт-Петербургта “Минем илем” III Бөтенроссия педагогия съезды кысаларында булды.
Бәйгедә ел саен Россиянең иң яхшы белем бирү оешмалары катнаша, алар алдынгы педагогия тәҗрибәләрен һәм белем бирү сыйфатының югары күрсәткечләрен күрсәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев