Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең педагог – алдынгылыкта

Тәтештәге 2нче урта мәктәп укытучысы Ирина Михеева республиканың берьюлы ике мәртәбәле бәйгесендә Дипломга ия булды.

(Тәтеш, 12 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ирина Михеева педагогларның “Минем иң яхшы дәрес” һөнәри осталык Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Бәйгедә республикабызның 13 районыннан педагоглар катнашты. Укытучылар, тәрбиячеләр, психологлар, өстәмә белем бирү үзәге педагоглары һөнәри оешмада үзләренең иң яхшы идеяләре, аралашу һәм иҗат шатлыгы белән уртаклаша алды.
“Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте “Җир – безнең йорт” дигән иң яхшы проектка бәйге нәтиҗәләрен ясады. Ирина ­Юрьевна үсеп килүче буында актив тормыш карашы булдыруга юнәлтелгән Җир Хартияләре идеясен киң җәелдергәне, табигатькә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләгәне, кешенең универсаль ­хокуклары, икътисади гаделлек һәм дөнья мәдәниятен киң җәелдергәне өчен “Экология тәрбиясе һәм мәгариф” номинациясендә II дәрәҗә Диплом һәм кыйммәтле бүләк белән билгеләп үтелде. 
Бәйгеләрнең бүләкләү тантанасы Казандагы гимназиядә һәм “ИТ-парк” югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта булды.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев