Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең туган йорт

“Тәтешне сез нәрсә өчен яратасыз?” – шәһәрдә яшәүчеләргә без әлеге сорауны бирдек.

(Тәтеш, 16 июль, «Тәтеш таңнары», Полина ВОЛОДИНА). Сораштырылганнарның күпчелеге табигать матурлыгын, саф һава, кешеләрнең киң күңеллелеген һәм тормышның тыныч булуын билгеләп үттеләр.

Шәһәрлеләр үзәк паркка килеп фонтан янында утырып торырга яратуларын һәм Тәтештә игелекле кешеләр яшәвен, аларның теләсә нинди хәлдә дә бик теләп ярдәм итүләрен әйттеләр. Күпләр вакытлар узу белән шәһәрнең бары тик яхшыра гына баруына ышаналар. 

Яшүсмерләр инде, хәтта шау-шулы шәһәрләргә гадәтләнүгә карамастан, Тәтеш – аларның туган йортлары икәнлеген билгеләп үтәләр. Алар иркен урамнар буйлап йөрер­гә, яңа кинопрокатлар күрсәтүче кинотеатрга барырга яраталар. Яшьләрне шулай ук безнең күп милләтле шәһәребездә һәркемнең тату яшәве, урамнарда беркайчан да тәртипсезлекләр булмавы сөендерә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев