Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең юл – районны үстерү

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш визиты белән Тәтеш районына килде.

Ул Тәтеш муниципаль район Сове­ты утырышында катнашты. Көн тәртибенә 2017 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турындагы мәсьәләләр һәм 2018 елга бурычлар кертелгән иде. Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы министрлыгы һәм ведомство вәкилләре, Президент Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, район прокуроры, хезмәт ветераннары, предприятие­ләр, оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Рәсми өлеш башланганчы, Фәрит Хәйрулла улы район башлыгы Рәмис Сафиуллов озатып йөрүендә предприятиеләр, уку йортлары һәм район авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан оештырылган күргәзмәләр белән танышты, аларга югары бәя бирде.
"Безнең район үсеш юлын дәвам итә, тотрыклы социаль-икътисади һәм сәяси хәлләр сакланылган, барлык социаль учреждениеләр хезмәт өчен кирәкле шартлар белән тәэмин ителгәннәр. Кешеләрнең көнкүрешенә лаеклы шартлар тудыру өчен, аларга социаль яклау, җәмәгать иминлеге һәм хокук тәртибен үтәү чаралары күрелде. Эш депутатлык корпуслары, республика һәм федераль хакимият органнары белән үзара аңлашып алып барылды. Хәзерге вакытта районның икътисадын үстерүдә авыл хуҗалыгы төп нигез булып кала. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең агым­дагы елга бурычлары - бу куллану­чылар базарын исәпкә алып күп күләмдә җитештерү, җитештерелгән продукциянең табышлылыгын, терлекләрнең баш санын үрчетү буенча хәлләрне, шул исәптән шәхси хуҗалыкларда да үзгәртү, һәм икътисадта хезмәт хакын уртача респуб­лика дәрәҗәсенә кадәр арттыру", - дип билгеләп үтте док­ладында Рәмис Сафиуллов.
Ул авыл җирлекләре башлыкларына һәм агросәнәгать белгечләренә мөрәҗәгать итеп, шәхси ярдәмче хуҗалык һәм КФХларның санын арттыру, сала халкының эшлекле активлыгын үстерү буенча эшне көчәйтергә йөкләде.
Район башлыгы фикеренчә, кеше­ләрнең сәламәтлеген саклау һәм медицина хезмәтләренең сыйфатын яхшырту өстенлекле бурычларның берсе булып тора.
"Районда укучыларны укыту һәм тәрбияләү өчен кирәкле шартлар тудырылды. Милли белем бирү учреждениеләренең челтәрләре сакланылды. Агымдагы елда барлык катлам кешеләре арасында спорт-масса һәм физкультура-сәламәтлек эшләрен, яшьләр хәрәкәтләрен үстерүне дәвам итү зарур. Сәләтле, иҗади яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бүлеп бирергә кирәк. Туризм районны үстерү юнәлешләренең берсе булып тора. Соңгы еллар эчендә су юлы белән килүчеләрнең санын арттырырга, яңа туристлык фирмаларын хезмәттәшлеккә җәлеп итәргә насыйп булды", - дип ассызыклады ­Рәмис Хатыйп улы.
Утырыш барышында шулай ук Бакыр­чы авыл җирлеге башлыгы Илдар Шәмсетдинов һәм "Авангард" ҖЧҖ директоры урынбасары Лидия Абрамова чыгыш ясады.
"Тәтеш районында соңгы еллар эчендә үсештә ал­га китеш билге­ләп үтелә: муниципаль берәмлекләр рейтингында Тәтеш районы берничә баскычка кү­тәрелде, социаль әһәмияттәге яңа объектлар, турист­лык инфраструктурасы төзелде һәм эшләп килүчеләре тәртипкә китерелде, өстәмә эшче урыннар булдырылды. Ни аяныч, Тәтештә халык "олыгаеп" кына калмый, ә кими. Әлеге проблеманы хәл итү буенча программа уйлап чыгарырга кирәк. Республика җитәкчелеге бу эштә сезгә булышыр дип уйлыйм", - дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Бурыч - җитештерү күрсәткечләрен икеләтә арттыру
Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгы Рәмис Сафиуллов озатып йөрүендә тугыз резидент эшләгән сәнәгать мәйданчыгында урнашкан "ТәтешТехПыяла" ҖЧҖда булды.
Генераль директор Алексей Черкасов цех буенча кечкенә экскурсия ясады, җитештерелгән пыялапакетлар турында сөйләде, шулай ук инде сату өчен әзер булган продукция саклана торган складны күрсәтте.
Фәрит Хәйрулла улы предприятиедә ничә кеше эш­ләве һәм аны алга таба үстерү буенча планнарның нинди булуы белән кызыксынды.
"Әлегә 50 кеше, - дип җавап бирде генераль директор. - Быел без икенче линияне сафка бастырырга ниятлибез. Яңа кадрлар җыячакбыз һәм өйрәтәчәкбез, ел азагына кадәр штатта йөздән артык кеше тәшкил итәчәк. Продукцияне җитештерүне дә шулай ук икеләтә арттырачакбыз".
Алексей Черкасов хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдереп, предприятиене аякка бастыруда район башлыгы Рәмис Сафиуллов ягыннан да зур булышлык күрсәтелүен билгеләп үтте.
Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин тәтешлеләр тарафыннан җитештерелгән пыялапакетларның сорап алынуын һәм предприятиенең чәчәк атуын теләде.
Ләкләкләр очып килгәнне көтәбез
Шушы ук көнне капиталь ремонттан соң үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлеге дә ачылды.
Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.
"Аерым кешеләр тормы­шында социаль мәсьә­ләләрне чишүдән башка гына территорияләрне уңышлы үстереп булмый. Тәтеш районында шундый күп кенә мәсьәләләрнең хәл ителүенә мин сөенәм. Бала тудыру йорты ул - зарурилык. Булачак әниләр бала таба һәм аны тәрбия­ли алсын өчен шартлар кирәк, - диде сәламләү сүзендә Фәрит Мөхәммәтшин. - Безнең Президент инициа­тивасы буенча рес­публика махсус социаль программалар төзүгә юл алды. Проектлар тормышка ашырыла, алар үзәкләрне матурлау, шул исәптән районның һәрбер яшәүчесе өчен, хезмәтләрне тагын да уңайлырак итү мөмкинлеген бирә".
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Татарстан җитәкчелегенә булышлык күрсәткән өчен рәхмәт белдерде. Ул заманча бала тудыру йорты райондагы демографик хәлне яхшыртыр дигән өметен җиткерде.
Биредә югары квалифика­ция категорияле өч аку­шер-­гинеколог һәм табиб-­неонатолог эшли.
Тәтеш бала тудыру бүлегенең эшләү дәверендә бинага капиталь ремонт беренче тапкыр ясалды. Ул Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән башкарылды.
"Бүгенге көндә бала тудыру йорты хәзерге барлык таләпләргә җавап бирә. Биредә тудырылган шартлар үзенең уңайлылыгы буенча безнең башкала бүлекләрендәгеләр белән көндәшлек итә ала", - дип билгеләп үтте журналистлар белән әңгәмә барышында республиканың сәламәтлек саклау башлыгы Гадел Вафин.
Сәламәтлек саклауны яңартучы программаның нәтиҗәлелеге ачык - медицина объекты икенче сулыш алды.
Биредә гаять зур эш башкарылды. Бинаның түбәсе алыштырылды, алгы яклары керамик мәрмәр белән тышланды, тәрәзә һәм ишек блоклары, инженерлык челтәрләре алмаштырылды. Бизәлеш тә сөендерә. Палаталар һәм коридорлар күзләрне ял иттерүчән аксыл шәмәхә һәм ачык яшел төсләргә буялган, бу киңлек һәм, аеруча мөһим, күтәренке рух тудыра. Идәннәргә плитәләр түшәлгән, яңа сантехника урнаштырылган, җиһаз кайтартылган, медицина җайланмалары сатып алынган (инкубатор, реа­нимация мониторы, үпкәгә ясалма сулыш ясау аппараты, операция өстәле, сабыйларны төрү өчен өстәлләр, яңа туган нарасыйларга караватлар, функциональ караватлар һәм башкалар). Территория дә төзекләндерелгән.
Яңарган бала тудыру йорты шәһәребез һәм районыбыз­дагы булачак әниләр өчен генә түгел, шулай ук Кама Тамагы һәм башка районнар өчен дә матур бүләк булды.
Булачак аналар һавага кәгазь ләкләкләр беркетелгән шарлар очырдылар.
Әлеге бала тудыру йорты әниләргә, әтиләргә һәм бәләкәчләргә бәхет китерсен иде!
Игътибарга
Район башкарма комитеты ЗАГС бүлеге мәгъ­лүматлары буенча, 2017 елда Тәтештә - 119 бәләкәч, 2018 ел башыннан 10 сабый тууы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев