Бүген, 1 июньдә, генерал-майор Владимир Хапаев исемендәге Тәтеш кадет мәктәп-интернатында Рөстәм Миңнеханов, Николай Патрушев һәм Игорь Комаров булдылар
Тәтеш кадет мәктәп-интернатында 129 кадет белем ала.
(Тәтеш, 1 июнь, “Тәтеш таңнары”). ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген, 1 июньдә, генерал-майор Владимир Хапаев исемендәге Тәтеш кадет мәктәп-интернатында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров булдылар.
"Татарстан Республикасы һәрвакыт кадетлар хәрәкәтен хуплый. Бүген сезнең белән очрашу мөмкинлегенә ия булуыбызга бик шатмын. Без сезнең белән горурланабыз. Безнең ил Президенты билгеләгән уку һәм тәрбия барышы шул юнәлештә алып барыла. Чыгарылыш сыйныф укучыларының югары хәрби уку йортларына баруы биредә системалы эш алып барылуын күрсәтә", – диде ул.
Николай Патрушев шулай ук кадетларны котлады һәм аларга яхшы киләчәк теләде.
Тәтеш кадет мәктәп-интернатында 129 кадет белем ала.
фото: tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев