Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген безнең җәмәгать хәбәрчесе Алексей Антонов үзенең 80 яшьлеген билгеләп үтә

...Линкор бортына кара диңгез дулкыннары чайпа­лып бәрелә, искән җил белән бескозырка тасмасы җилферди. Алексей Антонов ул чакта армия хезмәтеннән туган авылына какшаган сәламәтлеге белән кайтыр­мын дип уйлап та карамаган була.

Алга таба ничек яшәргә? Нәрсә белән шөгыльләнергә? Баянда уйнавы авыр була - хәтта бармаклары да тыңламый. Алексей кабат-кабат уен коралын кулына ала, хәлсезләнгәнчегә кадәр уйный. Әнисе күз яшьләрен сөртеп, улының азапланулары артыннан күзәтә. Ә ул үҗәт була - баянда уйнарга өйрәнү курс­ларын тәмамлый, кино механигы белгечлеген ала, шуннан соң Алабуга педагогия институтында физика, мате­матика, сызым, рәсем укытучыларын әзерләү курсларында һәм читтән торып Мәскәүдә халык сәнгать университетының "баян" курсында укый. Озак еллар Кадыш һәм Иоково сигезъеллык мә­ктәбендә эшли. Ләкин 1971 елда сәламәтлеге аркасында яраткан эшен калдырырга туры килә. Алексей Федорович шулай да кул кушырып утыра алмый һәм теләми дә. Үз алдына максат куя - сафка басарга. Медицина белән таныша, дару үсемлекләре белән дәвалану үзлекләреннән файдалану буенча табиблар хезмәтен, шулай ук умартачылыкны өйрәнә башлый. Бу аның алдагы язмышын хәл итә дә инде. Умартачылык курсларын "бик яхшыга" тәмамлый. 1986 елда Карл Маркс исемендәге колхозда (хәзерге "Колос" агрофирмасы" ҖЧҖ) яңа умарталык төзүдә катнаша. Һәм менә кырык бишенче ел инде ул канатлы фармацевтлар белән дуслашып яши.
Ә музыка... ул һәрвакытта аның белән. Алексей Федорович үзен һәм башкаларны сөендерер өчен теләсә нинди мөмкинлектән файдалана. Ул балалар тавышлы оркестры оештыра һәм заманында алар Буада узган зона смотр-бәйгесендә өченче урынны алалар. Эшкә бирелгән -туган якны өйрәнүче кеше берничә авыл һәм мәктәпнең елъязмасын төзи. 1966 елда ук Иоково мәктәбендә аның җитәкчелегендәге "Сугыш­чан малайлар" отряды Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан авыл кешеләренең тулы исемлеген җыя һәм Татарстан дәүләт архивыннан сугыш вакытында фида­карь хезмәтләре өчен бү­ләкләнгән колхозчыларның исемлеген ала.
"Алексей Федорович кебек кешеләр ярдәмендә Росс­иянең яңа буыны туган як тарихын белә һәм искә төшерә, үз халкының моңлы җырларын тыңлый һәм хәтерли, еракта калган үткән елларның гармун көйләрен, әби-бабаларының шәҗәрәсен белә алачак", - ди райбашкарма комитеты мәдәният бүлеге начальнигы Юрий Сиякин, юбиляр хакында җылы итеп.
Хәрби-диңгез флоты ветераны Иоково авылында менә шулай кешеләр арасында һәм кешеләр өчен яши бирә. Ул һәрвакытта шат күңелле, вакыйгалар эчендә кайный һәм туган җиренең чәчәк атуы турында кайгырта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X