Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген – Мәдәният хезмәткәрләре көне

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.

Рухи кыйммәтләрне саклау һәм арттыру - җирдә иң күркәм һәм җаваплы эшләрнең берсе. Сезнең һөнәр ияләре - күренекле, мавыгучан, инициативалылар. Башкалар ял иткәндә сез эшлисез, күңел байлыгыгызны кешеләргә юмарт өләшәсез, матурлык белән аралашу шатлыгы бүләк итәсез. Сезнең идеяләрегез, тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә районыбыз кызыклы тормыш белән яши. Районда үткәрелә торган бәйрәмнәр, конкурслар, фестивальләр матур традициягә әйләнделәр һәм балалар, яшьләр, өлкән буын арасында зур популярлык казандылар, диелә котлауда.
Район башлыгы мәдәният хезмәткәрләренә һөнәри осталыклары, матурлыкны яратулары һәм аны башкаларга да җиткерергә омтылулары өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, илһам, иҗади эзләнүләр һәм яңа казанышларга ирешүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев