Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Бүген – Медицина хезмәткәрләре көне

    Район башлыгы Рәмис Сафиуллов иң шәфкатьле һәм намуслы һөнәр ияләрен бәйрәмнәре белән котлый.

    "Сез иң авыр вакытта ярдәмгә киләсез, кайчакларда мөмкин булмаганны да эшлисез, чит кешеләрнең хәсрәтен йөрәгегез аша үткәреп, аларның гомере һәм сәламәтлеге өчен җаваплылыкны үз өстегезгә аласыз. Үзебезне яхшы хис итүебез, кәефебез, эшкә сәләтлелегебез белән без сезгә бурычлы. Тынычлык, иминлек, гаиләләрегездә җитешлек булсын", - диелә котлауда.
    Рәмис Хатыйп улы билгеләп үткәнчә, районның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә яхшы белгечләр хезмәт куялар: табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, санитарлар. Ул медицина хезмәткәрләренә тормышларында күбрәк игътибар булуын һәм пациентларыннан рәхмәт сүзләрен ишетүләрен, шатланып һәм елмаеп яшәүләрен тели!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: