Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Бүген – РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне

    Район башлыгы Рәмис Сафиуллов районның эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикли.

    "Сезнең хезмәтегез канунлылык һәм тәртипне, кеше хокукларын саклауга, тормыш иминлеген тәэмин итүгә һәм милеккә кагылгысызлыкка юнәлтелгән. Райондагы социаль һәм икътисади хәлләр, тынычлык һәм гражданнарның ышанычы күп яктан сезнең хезмәтегездән тора, - диелә котлауда. - Әлеге шигарь: "Канунга хезмәт итеп - халыкка хезмәт итәм" сезнең һәркайсыгыз өчен нигез булып торыр һәм хезмәтегезне намуслы, гадел алып барырга ярдәм итәр".
    Рәмис Сафиуллов һәркемгә нык сәламәтлек, гаилә җитешлеге, туганнары һәм якыннарының булышлыгын, аңлавын тоеп яшәүләрен тели.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: