Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Бүген – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне

    Район башлыгы Рәмис Сафиуллов эчке эшләр полициясе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый.

    Сезнең хезмәтегез хаклы рәвештә мактауга һәм хөрмәткә лаек. Җинаятьчелек белән көрәшү - кыю, тәвәккәл, фидакарь кешеләр эше. Гражданнарның иминлеге күп яктан сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм тәвәккәл булуыгызга бәйле.
    Кеше кайгысын аңлый белү - һәркемгә дә бирелмәгән, ә вакытында күреп алу һәм һөнәри булышлык күрсәтү - ул инде зур осталык һәм нәкъ менә сез боларны бик камил башкарасыз, диелә тәбрикләүдә.
    Рәмис Сафиуллов тәртип сагында торучыларның туганнарына һәм якыннарына да рәхмәт белдерде, чөнки өйдәгеләр дә полиция хезмәтенең бөтен авырлыгын алар белән бергә күтәрәләр. Ул шулай ук иң матур традицияләрне саклаучы, үзләренең тәҗрибәләре һәм зирәклекләре белән уртаклашучы ветераннарның да өлешен билгеләп үтте.
    "Энергиягез, югары һөнәри осталыгыгыз, үз көчегезгә ышанычыгыз һәм хезмәт уңышларыгыз Ватаныбызның чәчәк атуы хакына авыр һәм игелекле эшегездә даими юлдашыгыз булсын", - дигән теләген белдерә район башлыгы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: