Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген Россиядә - Кайгы һәм хәтер көне

1941 елның 22 июне - Россия тарихында иң тетрәндергеч көннәрнең берсе - Кайгы һәм хәтер көне - Бөек Ватан сугышы башланган көн.

Бу көн сугышта үлүчеләр, тоткынлыкта җәфа чигүчеләр, тылда ачлыктан һәм җитешсезлектән үлүчеләр турында искә төшереп тора. Без шул авыр елларда үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбызны саклап калучыларны мәңге онытмаска тиешбез.
1941 елның 22 июне иртәсендә сугыш башлануы турында игълан итмичә фашистлар Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итә. Шулай итеп Бөек Ватан сугышы башлана. Ул 1418 көн дәвам итә, СССР 27 миллионнан артык кешесен югалта.
Күп кенә илләрдә бу көнне дәүләт әләмнәрен төшерәләр һәм әлеге сугышны, анда һәлак булучыларны искә төшерәләр. Әлеге көнне һәйкәлләргә һәм мемориалларга чәчәкләр куела, төрле истәлекле чаралар үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев